«Минем хатым басылып чыкса, мине карт җүләр дип әйтерләр инде»

-- Лейла

Мин авыл кызы. Балачагым, яшьлегем авылда үтте минем. Дусларым да, эчтән генә яратып йөргән егетем дә бар иде. Мин бик тыйнак идем, башка кызлар кебек кичке уеннарга да чыкмый идем.

Күрше авылдан безнең мәктәпкә килеп укучы бер иптәш кызым бар иде минем. Бервакыт мин аннан: “Нурия, синең ошатып, яратып йөргән егетең бармы?” – дип сорадым. “Бар”, – диде бу. Баксаң, икебез дә бер үк егетне яратабыз икән бит без! Әлбәттә, ул егет минем яратканны да, иптәш кызымның яратканын да белми иде. Бу яшерен генә ярату иде. Ләкин соңгы вакытларда ул егет үзе дә миңа игьтибар итә башлады. Аның миңа карата игьтибарын сизгәч, үз-үземә бикләнеп, мендәремә капланып, төннәр буе елап чыга идем. Чөнки, беләм – иптәш кызым да аны ярата бит. Ә минем иптәш кыз белән араны өзәсем килми, теге егетне дә яратам. Нишләргә дә юк, бигрәк җүләр чак булган инде…

Җәй, җиләк вакыты җитте. Җиләккә баргач, урманда рәхәтләнеп җырлап, күңелне юата идем. Шулай нишләргә белмичә озак кына уйланып йөргәннән соң, бар көчемне җыеп, иптәш кызыма: “Син ул егетне үзеңә карата алсаң, карат, син бит аны яратасың. Үзеңнең мәхәббәтең өчен көрәш”, – дип әйттем.

Шулай берни дә аңлашмыйча, мәктәпләрне укып бетереп чыктык. Миңа ничек тә бу егетне онытырга кирәк иде. Шулай Яңа ел бәйрәмнәрендә, кунакка кайткан, миннән шактый яшькә олырак Наил исемле бер егет кич белән мине озата кайтты. Шулай ике ай гына очрашып йөрдек тә, ул минем ризалыгымны сорады. Мин ике дә уйламыйча, йөрәгем телгәләнеп, эчтән үксеп-үксеп еласам да, риза булдым.

Наил бик тә акыллы, хөрмәткә лаек, эшчән, кыю, тормышны алып бара торган егет иде. Матур яшәдек, ләкин… Мин аңа тугрылыклы яхшы хатын булдым, ләкин җан җылысы, бер-береңә тартылу көче, мәхәббәт кенә юк иде. Наил моны яши-яши сизде, яратмыйсың син мине диде. Ә мин ни дип җавап бирим? Дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, әлбәттә, бер сүз дә әйтмәдем. Яратмасам да, кызгана идем иремне. Шулай итеп, Наил минем яратмаганны сәбәп итепме, хәмер белән дуслашты. Эштән көн саен диярлек эчеп, тора- бара соңга да калып кайта башлады бу. Көннәрдән бер көнне кич кайтты да: “Зөлфия, мин үземә башка хатын таптым. Ул мине ярата, синең кебек хисләрен яшерми, ачыктан-ачык әйтә. Мин дә аны ошатам”, – диде. Мин башта аның бу сүзләренә игьтибар итмәскә тырыштым. Мине көнләштерер, ачуны чыгарыр өчен генә әйтә дип уйладым. Шулай да, тора-бара йөрәккә тия башлады, хурландым, кимсендем. Үзем яратмасам да, иремне читләргә бирәсем килмәде. Элегрәк бергә йоклауны бар дип белмәсәм дә, кырыктан узгач, ирле килеш ирсез яшәү авыр була башлады. Ир назы, ир кочагы юксындыра, сагындыра башлады. Шулай да, эш белән онытырга тырыша идем. Ә ял иткәндә, бигрәк тә кичләрен, күңел ялгызлыгыннан үзәкләр өзелә иде. Эчеп кайтса, иремнең күзенә берни күренми иде. Башта миңа барыбер кебек булса да, соңыннан эчкәненә дә үртәлә, ачуым килә башлады.

Беркөнне: “Зинһар, эчүеңнән дәвалан, яхшылап яши башлыйк”, – дип елый- елый ялвардым. Ә ул: “Үлсәм дә, больницага барасым юк! Мине син шушы хәлгә төшердең. Хәзер нәрсә исеңә төште әле? Яшә үзеңчә, яратмыйсың бит син мине”, – диде.

Еллар үтте. Олыгая башлагач, сәламәтлек тә какшады, еш кына чирләп сырхауханәләрдә ятарга туры килде. Берсендә шулай авырып китеп, тагын больницага кереп яттым. Менә шунда әллә нәрсә булды, күрше палатада ятучы бер бабайга күзем төште бит! Коридорга чыгып йөргән чакларда үзе дә гел минем янга килә, сөйләшә, аралаша бу. Үзе турында да сөйләде, ялгыз яши икән, карчыгы берничә ел элек гүр иясе булган. Шулай аралашу мине аңа тагы да якынайтты.
Йөрәк диген син: инде әби статусына кереп барсам да, башларым әйләнеп китте, ниндидер бер сихри көч мине үзенә буйсындырды. Бик тә бәхетле тойдым мин үземне ул чакта. Шул көннән соң канатлы кош сыман һавада очтым. Ул бабайга тиз ияләштем, әйтерсең, гомер бергә узган. Мин аңа ирем барын әйтмәдем, ялгыз яшим дидем. Шуңа күрәдер, бабай бик якын итте мине. Больницадан чыгар вакыт җиткәч, телефон номерымны алып, бәлки бергә кушылып яшәрбез, бер-беребезгә иптәш булырбыз, син миңа бик ошадың, диде. Мин каршы килмәдем, ярар дидем.

Әйтүен әйттем, ләкин ничек? Өйдә бит әле нинди генә булса да ир бар. Өйгә кайткач та шул бабайны гына уйлап йөрдем. Иремне күрәсем дә килмәде. Бабай көн саен шалтырата, хәлемне белә, сагынуын, күрәсе килүен әйтә. Аның ихластан әйтелгән җылы, матур сүзләреннән тагын да канатланып йөрим, кәефләрем күтәрелеп китә.

Бик озак уйланганнан соң, ичмасам, картлык көнемдә үземә ошаган кеше белән бәхеттә яшәрмен дип, Наил белән араны өзәргә булдым. Аның белән яшәүнең барыбер бернинди мәгънәсе дә калмаган иде инде. Өйдән берни дә алмадым, бары тик киемнәремне генә алдым да, чыктым да киттем. Үкенмим. Бабаем белән инде биш ел яшибез һәм икебез дә бик тә бәхетле. Тормышның чын мәгънәсен, мәхәббәтнең асылын аңлап яшибез. Язмышыма бик рәхмәтле мин. Әле ярый авырып сырхауханәгә эләккәнбез, югыйсә, бер-беребезне кайда очратыр идек тә, ничекләр бергә кушылып яши алыр идек, дибез. Ходай насыйбы шул булган, күрәсең.

Минем хатым басылып чыкса, мине карт җүләр дип әйтерләр инде, әйтсеннәр, миңа барыбер. Бүгенге бәхетле көнемне бернигә дә алыштырмыйм. Алга таба да озак еллар шушы бәхетебездән аерылмыйча, авырмыйча, бер-беребезне кадерләп, парлашып яшәргә язсын иде!

Зөлфия, Казан.

Бәйле