Сихерче хатын сөйдергеч бозымы ясый, ләкин…

-- Лейла

Аның авылга ничек килеп урнашуын да оныттылар иде. Авыл читендәге тузган йортны Настя исемле яшь кыз сатып алгач, башта кешеләр гаҗәпләнгән иде. Аннан аның экстрасенс булуы турында хәбәр таралды. Хәзер бит һәр авылда диярлек бар андыйлар. Шәһәрләрдә дә күп. Медицинага өмет өзүчеләр аларга көтүе белән йөриләр.

Настяны сихерче дисәң дә була, убыр дисәң дә бер дә артык түгел. Юк, ул төскә-биткә чибәр үзе. Әкияттәге убырларга бер дә охшамаган. Әмма халык аны читләтеп үтә иде. Артык явыз иде ул. Кешеләргә бер дә юньле сүз әйтмәс. Ләкин Настяның бер гаделлеге бар: дәвалыйм дип, чирдән коткарам дип алдап йөртмәс. Бозым салса — салыр, кемнедер кемгәдер гашыйк итү дә кулыннан килә, диләр… Тик өметсез авыруның башын катырып, савыктырам дип кесәсен саумас. Аннан Настя белә: иблис кавеме (ул шулар белән эш йөртә) беркайчан да кешегә яхшылык эшләми. Хәер, халык арасында үч алырга теләүчеләр дә җитәрлек. Менә шулар аның төп клиентлары иде. Әмма алар кача-поса гына киләләр. Анастасиянең ишеге төбендә башка экстрасенсларныкы кебек чират тезелми иде.
Яшь сихерче акчага мохтаҗ булмады. Көтмәгәндә килеп чыккан бер очраклылык аны алтынга күмде. Бервакыт авыл кибетендә бер яшь егет сүзгә килде аның белән. Кызып китеп убыр дип атады, аяк астында буталып йөрмәскә кушты. «Ашыкма, — диде аңа Настя. — Киләсе атнада син өйләнергә йөрисеңме әле? Белеп тор: хатының белән берни дә барып чыкмаячак синең».
Нәкъ бер атнадан соң тәкәббер егет, борын салындырып, аның ишеге төбендә пәйда булды. Менә шунда Анастасияның борыны сизеп алды да инде: бу эштән зур акчалар исе килә. Шул чактан соң эшләр җайга китте: тирә-юньдәге өйләнергә җыенган егетләр туй алдыннан Настяга килеп, бозым салмасын өчен, аны бәхилләтә торган булдылар. Шулай эшләмәсәң, туйдан соң кыйбаткарак төшәчәк. Бу кадәресе һәр егеткә мәгълүм иде. Акча шулкадәр күп керде: Настяның җеннәре эшсез кала яздылар.
Настя исә яшь һәм чибәр иде. Күзләре еланныкы кебек зәһәр булмаса, сөйкемле дип тә әйтерлек. Тик аның иблиснекедәй карашы теләсә кемне өркетә ала. Кызга инде утыз тулды, ләкин аңа өйләнергә теләүчеләр күренмәде. Аның үзенә дә ярату хисе ят иде. Авылда яшь агроном егет пәйда булганчы, Настя сөю хисенең тәмен татый алмады. Егет кара күзле, куе сакаллы, тыныч йөзле егет гаҗәп сөйкемле иде… һәм Настя аңа гашыйк булды. Әмма бу җавапсыз мәхәббәт иде. Гадәти хатын-кыз алымнары, күз уйнату, каш сикертүләр, ымсындыргыч карашлар Айдарбәккә (яшь агрономның исеме шундый иде) аз гына да тәэсир итмәделәр. Шунда убыр беренче тапкыр үзе өчен сөйдергеч бозымы ясады. Кызганыч, сихер бу юлы эшләмәде. Җеннәр ни өчендер егеткә якын килергә курыктылар. Айдарбәкнең игелекле йөзе тыныч калды, ул Настяга тагылырга уйламады да. Әйтерсең, егет Пушкинның: «Чем меньше женщину мы любим, Тем легче нравимся мы ей, И тем ее вернее губим Средь обольстительных сетей», — дигән русча юлларын үзләштереп алган да сихерче ягына борылып та карамыйча тыныч кына йөрүен белә.
Күңел газаплары сихерчене әйтеп бетергесез өметсезлек утына салды. Гашыйклык халәте аны ташламады. Ул сизде: егеткә дип аткан ук аның үзенә әйләнеп кайткан иде. Теләсә кайсы убыр кебек үк Настя бозымның аны салучыга әйләнеп кайту ихтималлыгын белә иде. Беркайчан да үзе белән шулай булыр дип уйламады.
Яшь агрономның өйләнергә йөрүе турында хәбәр аны тынсыз итте. Җиңелүе белән килешергә теләмичә, ул Айдәрбәк белән кешеләр алдында җәнҗал чыгарды. Аның белән конфликтка керүдән һәркем курка бит. Ләкин Айдәрбәк кыз белән талашмады. Йөзе мөлаем булып калды. Халык алдында ул аңа тыныч кына, тәэсирле генә итеп: «Дөньяның бөтен сихерчеләрен, җеннәрен үзеңә ярдәмгә чакыр, миңа зыян сала алмассыз», — диде дә, борылып китеп барды. Аның бу тынычлыгында сихерче кодрәте җитмәслек ниндидер бер көч бар иде. Җиңелү ачысы убырны үтергәндәй булды. Ул Айдәрбәкнең таңнарын бөтен җанын салып гыйбадәттә булуын, Аллаһтан үзенә иминлек соравын, иртәнге зикерләрне калдырмый укуын, дога кылуын белми иде. Болар егеткә һәртөрле золымнан калкан булып хезмәт итте. Шул калканны Айдарбәк кичен дә куллана. Болардан тыш көн дәвамында агрономның теле Аллаһы Тәгаләне искә төшерү белән мәшгуль иде.
Үзенең кара миссиясенең бөтен мәгънәсен югалтып, сихерче үлергә теләде. Ләкин ул үзен газаплы җан бирү көтүен аңлый иде. Сихерен кемгәдер тапшырмыйча, убыр бу дөньядан китә алмый.

Кайчандыр үлем түшәгендә газапта яткан әбисе аннан кара гыйлемен кабул итеп алуны сораган иде. Ул чакта Настя явыз көчкә кызыкты, авыр йөкне тартып барырга риза булды. Хәзер бу йөк аның иңбашларын баса иде, ләкин ул авырлыктан котылырга чара тапмады.

https://vk.com/club74185557

Бәйле