Хәзер базарда ыгы-зыгы вакыты. Әбиләр, өлкән яшьтәге ханымнар бакча нигъмәтләре белән сату итәләр. Бәяләр ничегрәк соң? Шул хакта Чаллының Автозавод базарыннан белештек.
Базарда нәрсә генә юк: кәбестә, кабак, кыяр, помидор, петрушка, кабак, ачы һәм тәмле борыч, укроп, хәтта җиләк, кара җиләккә кадәр бар. Чаллы халкы күпләп виноград сатучылар янында җыелган. Виноградның яшел, кызыл, кара төрлесенең килограммын 100 сумнан тәкъдим итәләр иде. Помидор – 100-200 сум, кыяр – 70-80, борыч – 200, 5 литрлы чиләк белән гөлҗимеш – 300-400, майонез чиләге белән бөрлегән – 180, слива – 100-200, кара миләш – 50, кара җиләк – 250, кура җиләге – 80-150, бакча җиләгенең бәясе савытына карап, 100-200 сум йөри.
–
–