“Запас” кыз алып кайтырга туры килде

-- Лейла

Яшьлектә булган вакыйгалар хәтергә маҗаралы әкият шикелле генә кереп калган. Шундый бер вакыйга гел күңелемнән китми. Мөнәвир исемле дустыма кыз урларга дип, үзебездән ун чакрымлап еракта урнашкан авылга киттек берзаман, безгә ул чакта егерме бишләр чамасы иде инде.

Мөнәвир Сәрия исемле кыз белән яратышып йөргән иде, ул кыз аны армиядән дә каршы алды. Сине урларга килдек дигәч, Сәрия шул кичтә кисәк кенә каршы төште бит! “Чыкмыйм мин сиңа! Сезнең авылда чиратлап көтү көтәсе бар!” – дип, аяк терәп тик тора.

Шуннан Мөнәвир дә кызды. Миңа әйтә: “Тукта, запаста минем тагын берәү бар әле. Урларга дип килдек, урламыйча кайтмыйбыз!” – ди. Клубка төшеп киттек шулай итеп. Машинаны берәүнең капка төбенә куеп тордык. Клубта биеп-уйнап йөрдек тә, Мөнәвир үзенең “запас” кызын сөйләштереп алып чыкты, машина янына бардык. Ул кыз да нидер сизенде булса кирәк, бик бәхетле күренде.
Машина янына көлешеп, сөйләшеп килдек тә, аннары шул кызны машина эченә артыннан этеп кертеп утыртып, үзебезнең авылга кайтып тайдык! Мин рүлгә утырдым. Шәмсия исемле кыз иде ул, әзрәк күз яшен дә чыгарды инде. Мөнәвир әйтә, сөенечтән елый инде бу, ди. Чөнки Шәмсия Мөнәвирдән ике яшькә зур иде инде, карт кыз алып кайттык шулай итеп. Шәмсиянең әбиләре дә үлгән иде инде ул чакта, ярлы гына гаиләдән иде ул, коры бәрәңге ашап ятканчы кияүгә китүе хәерле булды.

Шулай итеп, бер кызга дип барган идек, бөтенләй икенче кызны алып кайтырга туры килде! Бик әйбәт кенә яшәп киттеләр, Мөнәвир гомер буена Шәмсия тирәсендә биеп йөри. Шәмсиянең бакчада чүп тә утаганы юк, Мөнәвир үзе утый.

Рамил.

«Язмыш кочагы»

Бәйле