«Мондый бәхет тә була икән дип, беркөнне шатлыгымнан утырып еладым»

-- Лейла

Кияүгә чыкканда миңа 23 яшь иде. Акылсыз түгел, акыл керерлек яшьтә идем. Фәрит белән кайсыдыр бәйрәм кичәсендә таныштык һәм бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

Әле өйләнешкәнче үк ул мине үзләренә кунакка “килен күрсәтергә” дип тә алып кайтты. Уңайсызланып кына кайттым, чөнки безне әти-әни тыйнак итеп тәрбияләп үстерделәр, шуңа күрәдер, оялдым инде ул вакытта.
Беренче күргәндә әнисен ошаткан идем, тәртипле, сабыр холыклы хатын кебек күренде. Ләкин алай уйлавым ялгыш булып чыктым. Тора-бара әни кешенең холкы ачылды. Фәритнең ике сеңлесе дә бар иде, алар да тыйнак кына кызлар сыман тоелган иде. Ә менә өйләнешеп бергә яши башлагач, Фәритнең әнисе дә, сеңлеләре дә безнең тормышка таяк тыгып болгата башладылар.
Фәрит үзе бик акыллы кеше, яхшы ир иде. Тормышыбыз да матур гына башланып китте, тик безгә матур, тыныч итеп яшәргә шушы сеңелләре белән әнисе һич кенә дә ирек бирмәделәр. Мин үзем болай сабыр, кеше белән талашып, кычкырышып йөри торган гадәтем юк. Шуннан файдаланып, алар мине тәмам изделәр, таптадылар. Түзеп яшәргә тырышсам да, түземлекнең дә бер чиге була икән шул, көннәрдән бер көнне минем дә сабыр канатларым сынды. Ирем дә туганнарына, бигрәк тә әнисенә каршы бер сүз дә әйтеп мине яклый алмады, киресенчә, алар ягына авыша башлады, аларның әйткәннәренә колак салды.

Беркөнне әнисе мине, нахак сүзләр әйтеп, бик нык рәнҗетте. Түзмәдем, киемнәремне җыйдым да, әниләргә кайтып киттем. Анда бер ай тордым, Фәритне килер дип көттем, ләкин ул килмәде. Күрәсең, әнисе каты торгандыр. Инде иремнең мине эзләп килмәвенә тәмам инангач, үземне тынычландырып, тормышны өр-яңадан башларга ниятләдем. Чаллыга китеп эшкә урнаштым. Кечкенә булса да, торырга да урын табылды. Килен булып төшкән зур йортның тавыш-гаугасыннан соң кечкенә генә бүлмәм дә миңа оҗмахтай тоелды. Минем өчен иң кадерлесе – тынычлык иде. Шуңа күрә бер нәрсәгә дә үкенмәдем. Ике кулым, ике аягым, башым исән-сау дип, алга карап яшәргә кирәк дидем.

Шулай итеп яшәп киттем. Тормыш өчен кирәкле әйберләрне хезмәт хакы алган саен бөртекләп җыеп бардым. Аллага шөкер, кирәкле бар әйберләрем дә булды, тик җаныма гына нидер җитмәгән кебек тоела башлады. Эштән кайтып керәсең дә, бүлмәдә берүзең, бүлмә эче тып-тын. Керсәң дә, чыксаң да ялгыз дигәндәй, ялгызлык күңелгә тия башлады. Беркөнне эштән кайттым да, компьютерны кабызып, интернеттан танышу сайтына кердем.
Ул сайтта минем кебек ялгызлар күп икән, кемнәр генә юк анда. Уйлап-уйлап тордым да, шул сайтка кызык итеп кенә үзем турында да язып куйдым. Озак та үтмәде, китте танышу хатлары! Бер-бер артлы явып кына тора башлады. Монда бер кереп утырсаң, тиз генә чыгып китә алмыйсың икән, вакыт үткәне дә сизелми. Шулай итеп, үземә бик кызыклы шөгыль таптым. Шул сайтта кичтән утырам, аннан иртән, күзне ачуга тагын шунда кереп китәм. Эшкә киткәнче дип ашыга-ашыга почтаны тикшереп чыгам, кемнәр ниләр язган – барысын да беләсе килә. Ул компьютер дигәнең гел магнит кебек инде менә, һаман кабызып, ниләр барын, нинди хәбәрләр килгәнен беләсе килеп кенә тора.

Шулай итеп, көн саен әле бер, әле икенче кеше белән танышып, аралашып кына тора башладым. Кызык. Танышып, очрашырга чакыручылар да байтак булды. Тик башта никтер күңелгә ошаганы гына булмады. Шулай беркөнне Илнур исемле берәү белән таныштым, дүрт ай аралашып, хат язышып тордык. Аннары анысы да очрашуга чакырды. Ни булса шул булыр дип, тәвәккәлләп, моның белән очрашуга киттем. Иң кызыгы шул – бер күрүдә ошады бит бу миңа, күңелгә иң якын, күптәннән белгән кешем кебек тоелды.
Сөйләшә, аралаша торгач, Илнурның миннән яшьрәк икәнлеге ачыкланды. Илнур да мине ошатты, яшь аермасына карамады, алга таба да очрашыйк, аралашып яшик диде. Шулай ярты еллап күрешеп йөргәннән соң Илнур миңа тәкьдим ясады, ә мин бик теләп ризалаштым. Якыннарны гына җыеп, күңелле итеп никах укыттык та, бергә яши башладык. Күңелең киң, тыныч булса, кечкенә бүлмә дә болын кебек күренә икән. Илнур бик уңган кеше булып чыкты, кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк иде аның. Мине дә хөрмәт итә белде.

Ике ел минем бүлмәдә яшәгәннән соң, ипотекага ике бүлмәле зур фатир алып, шунда күчендек. Әлеге фатирга күченгәч, бәхетебезнең иге-чиге булмады. Шатлык өстенә нур балкытып, кызыбыз туды. Кызыбызны алып кайтканнан соң Илнур мине күтәреп кенә йөртте. Мондый бәхет тә була икән дип, беркөнне шатлыгымнан утырып рәхәтләнеп бер еладым. Илнур үзе дә бик бәхетле: “Мин сине үлеп яратам, синең кебек акыллы, чибәр, сабыр хатын-кыз да була икән”, – дип, көн саен кочып, үбеп кенә тора мине. Шулай итеп, ничә ел ялгыз яшәгәннән соң, мин дә үз парымны – чын бәхетемне, мәхәббәтемне таптым. Ир бәхетенә, назына күмелеп яшим хәзер. Күзләр генә тимәсен тормышыбызга!

«Язмыш кочагы»

Бәйле