«Иртә картайган хатын кирәкми миңа!»

-- Лейла

Тормыш иптәшем юк минем. Ничектер табасы иде. Мин үзем Нурлат шәһәрендә яшим, 77 яшьлек пенсионер ир кеше, үз йортым белән үзем генә яшим. Минем беркемем дә калмады, бар да үлеп беттеләр. Туганнар да юк, балалар да үлеп бетте. Ялгыз уңайсыз. Бер иптәш белән тордым. Балалары кредитка чумганнар да, балаларыма ярдәм итәм дип, ул кире Түбән Камага кайтып китте. Ялгыз калган татар хатыны кирәк миңа, 70 яшьләр тирәсендәге.

Миңа иртә картайган кеше булмасын иде. Кайсылары бит иртә картая хатыннарның: яше 60та булса да, үзләре 70–80дә кебек. Миңа табигатьтә бергә йөри торган, балыкка бергә йөрерлек хәрәкәтчән хатын кирәк. Мин үзем шундый тормышта ял итеп яшәргә яратам, өйдә утырырга яратмыйм. Шуңа күрә яшьли картаймаган, бетмәгән иптәш булсын иде йөрергә.

Өемдә яшәргә бөтен шартлар да бар. Мин үзем әле, Аллага шөкер, “спортивный формада” торам. Йөрим дә, чабам да, машинада да йөрим. Әйбәт кенә иптәш кирәк, кырыйда шундый кеше кирәк. Мин йөрергә яратам, кеше арасында матур итеп кешечә яшәргә яратам. Кеше бармак белән төртеп күрсәтмәслек итеп яшәргә, ял итәргә яратам. Табигатькә чыгып, палаткалар куеп, шунда кунып, ял итеп, балыклар тотып йөрергә яратам. Җиләккә, гөмбәгә йөрергә дә яратам.

Әле менә бу соңгы яшәп киткән карчык белән дүрт ел яшәдек без. Аның белән төннәр буе кунып, балык тота идек. Унышар-уникешәр чиләк балык тотып кайта идек. Ә беренче карчык белән аерылышканга безнең хәзер илле ел инде. Яшьлектә өйләнешеп, дүрт ел чамасы гына яшәп калдык анысы белән. Өч бала тапкан иде ул, өчесе дә яшьли үлделәр. Шуннан соң мин гомер буе ялгыз яшәдем дисәм дә була. Тордым мин хатыннар белән анысы, ләкин торган белән яратып торган бер түгел бит. Чаллыда да яшәдем, анда заводтан кайтып кермәдем. Мин үзем эчмим, тартмыйм.

Ябыграк, әлләни калын булмаган кеше булсын иде. 77 яшьтә булсам да, миңа үземә бабай дигән кеше юк әле. Мин калын кешеләрне яратмыйм, алар машинага утыра алмый, машинадан төшә алмый. Иелсә, тора алмый! Андый кешене яратмыйм. Миңа үзем кебек җитез, чандыр кеше булсын! Мин үзем шөгыльләнәм, тазармыйм. Гел 60–65 кило тирәсендә торам, 70 килога җитсәм, тазарганымны сизәм. Шуннан үземне арттырмыйм. Мин чабып йөрим, 77 яшемдә дә чабып йөрим! Миңа берсе дә 77 бирми, 60 яшең бармы әле диләр. Мин бакчаларны үзем чәчәм, үзем үстерәм, аннары барысын тозлыйм, маринадлыйм. Нәрсә кирәк, шуны пешерәм. Менә бу ковидлар дип, былтыр унынчы февральдә бикләнгән идем, менә бер ел бөтен нәрсәне дә үзем пешерәм, ипиенә кадәр.

Менә минем яныма ничә хатын килде, әйме, шул уңайдан бер кызык кына күзәтүемне әйтим әле. Зал бүлмәсендә буфет эчендә сервиз тора минем. Шундагы бер фужер эченә бишәр меңлек һәм биш йөзлек ун штук муляж акчалар куйдым. Чын акча түгел инде, ясалма ягъни. Алар пыяла аркылы күренеп тора инде. Менә минем яныма килүче хатыннар булды бит инде, әйме. Шушы муляжларны берәм-берәм чистартып бетерделәр! Әле бүген карасам – бер биш йөзлек һәм бер биш меңлек калган. Мин аларны ул буфетка юри дә куймадым.
Ничектер бер тыгып куйдым да, оныттым, шактыйдан бирле шунда тордылар. Ул муляжлар киоскта сатыла бит ул. Мин бер тапкыр ул муляжны Чаллы юлында чатта туктаткан берәүгә дә биреп киткәнем бар. Шулай итеп, яныма килгән картаеп беткән хатыннар акча урлап йөриләр! Бервакыт карыйм: ун кисәктән тугызга калды бу муляжлар, аннары сигезгә. Аннары бөтенләй карамадым, оныттым. Килгән кешене чәй эчермичә җибәрмисең бит инде. Мин чәй хәстәрләп йөргән арада алар карап йөриләр бит инде. Утырса, тора алмый, кәкрәеп беткәннәре дә бар арасында, ну менә куллары эшли димәк! Шуңа ис-акылларым китте минем.
Рәшит.

«Язмыш кочагы»

Бәйле