Фирдүс Тямаев: “Мин тамашачыны гади һәм туры сүзле булуым белән алдырам дип уйлыйм” [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев беренче тапкыр Татар конгрессында булды.

– Мин милләт җанлы кеше буларак, бу​ бинага инде күптәннән керәсем, танышасым килгән иде. «Татар дөньясы» дигән китап бүләк иттеләр. Моны йөрәгем түрендә кебек хис итеп, саклаячакмын. Шуны аңладым: безнең милләтебез бар яктан да көчле – аның рухы да нык, тарихы да, байлыгы да бар. Эшлисе эшләр алда, планнар олыдан, кәефләр дә әйбәт, – дип сөйли артист.

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте идарәсе һәм ММЧ буенча җитәкчесе Гөлназ Шәйхи: “Арттырып әйтү булмас, Татар халкының иң популяр артистларының берсе син, Фирдүс. Халык сине ярата, заллар тутырып 10әр көн концертыңа килә. Хәтта чит төбәкләрдән дә тамашачылар җыела. Моны үзем боларның барысын да күргән кеше буларак әйтә алам. Нәрсә белән син татар халкын үзеңә туплый аласың, күпләп берләштерә аласың? Моның сере нәрсәдә?” – дигән сорау бирә.

– Гадилек! Аннары ялганны сөймим, мин турысын әйтәм, сүгеп тә атам шунда. Тамашачы белән мәш киләбез шунда! – дип җаваплый Фирдүс.

Шулай булып калсын да инде! 

Бәйле