Туймазыда үзе яшәгән йортта бер ханым әдәби музей ачкан [фото]

-- Лейла

Әлеге әдәбият, поэтика һәм, гомумән, иҗат төшенчәләре сансызланганда — Башкортстанның Туймазы шәһәре җирлегендә бик матур вакыйга хөкем сөрә. Биредә, җәмәгатьче һәм каләм тибрәтүче Нурия ханым Вәлиәхмәтова «Илһам» әдәби-тарих берләшмәсенең музеен ачып җибәргән.

Кайда ачкан бит әле ул аны…Үзе яшәгән, игелекле гомер йомгагын барлаган йортында. Бу күренешкә тап булу — үзенчә бер күркәмлелек өлгесе булды.
Әдәби музей шөһрәтле якташ, каһарман шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдиновның горур исемен йөртә. Биредә корылма стеллажлар, китап-иллюстратив күргәзмәләре урын алган. Бай эчтәлекле генә китапханә дә бар. Җирлекнең һәм күрше шәһәрләрнең, төбәкләрнең үзешчән язучылары үзнәшер юлы белән чыгарган китаплар да тулыландыра киштәләрне. Кул эшләре осталары исә үзләренең күңел җәүһәрләрен бүләк итеп, почта аркылы Татарстаннан да җибәргәннәр.
Әлбәттә, бәлки, музейның мәдәни әһәмияте дә читендер, ләкин ул бар һәм балкый. Яшьләр дә, мәктәп укучылары да килеп ватанпәрвәрлек сәгатьләрендә катнаша, осталык дәресләре ала. Димәк, мәгънәви яктан йогынтысы, тәрбияви үрнәклелеге гаять олуг!

Мин үзем бу шәһәрдә еш кына булсам да, әлеге йортка беренче тапкыр тап булдым. Шулай булсам да, ниндидер бер илаһилык көче сизелде.
Музей турында язганда, оештыручысы хакында да әйтеп үтмәү дөрес түгел. Нурия Закир кызы гап-гади хаклы ялдагы экономик фәннәр кандидаты, докторлык диссертациясен яклау хыялында. Әдәби иҗатта әллә ни көчлелеге булмаса да, тырыша шәхес. Аңа хас булган бик бер гүзәл сыйфат — тәнкыйтьне кабул итә белә, аның өстендә эшләргә омтылышы бар. Оештыру таланты чиктән ашкан, «әдәби фатирник» форматындагы кичәләр дә үткәрә. Миһербан һәм мәрхәмәт җанлылыгы тирә-юненә фикердәшләр, иҗатчыларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Шактый күләмле итеп язып булыр иде аның турыда, әмма үзе туплаган шәхси музей, аның булдыклы хезмәтенең татлы җимеше дә, дәлиле дә. Бер барып күрү, танышу яхшырак вә хәерлерәк бу очракта.
Юлай Низаев.

Юлай Низаев.

Бәйле