Бала COVID-19 йоктырса, нишләргә?

Бу сорауга коронавирус таралуны кисәтүгә багышланган һәм атна саен үткәрелә торган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җавап бирде.  

Аның сүзләре буенча, әгәр балада ОРВИ, грипп, коронавирус инфекциясе билгеләре күзәтелсә, яки лаборатор диагностика юлы белән расланса, беренче чиратта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Участок педиатры сезгә гамәлләр алгоритмын билгели: баланы ничек күзәтергә, ничек карарга һәм нинди дарулар бирергә. Әгәр бу гамәлләрдән соң да хәл яхшырмаса, яки алга таба ни эшләргә кирәклеге аңлашылмаса, табибны өйгә чакыртырга кирәк», — дип киңәш итте Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.

Ул күпчелек балаларда COVID-19ның җиңел формада, кагыйдә буларак, көчле билгеләр күзәтелмичә үтүен, әмма балаларның инфекция йөртүче булырга мөмкин икәнлеген ассызыклады.

«Әгәр коронавирус белән баланың ата-анасы авырып китсә, бу хакта балалар бакчасына, мәктәпкә, сыйныф җитәкчесенә хәбәр итәргә, ә баланы үзегез савыкканга кадәр дистанцион укытуга күчерергә кирәк», — дип аңлатты министр.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-09-16/bala-covid-19-yoktyrsa-nishl-rg-2506801

Бәйле