- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Танылган җырчы Рафинә Ганиуллина Инстаграмдагы язылучыларының сорауларына җавап биргән. Иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Кайчан бәби алып кайтасыз?
– Октябрьдә, Аллаһы боерса.
– Иреннәр ясаттыгызмы?
– Узган ел көз ясаттым. Кирәген тапмыйм, башка ясатмыйм.
– Аишаның яңа аккаунты бармы?
– Белмим. Белергә дә теләмим.
– Кызыгыз булса (ә бәлки дүртенчесе кыз булыр, Аллаһы боерса), нинди исем кушар идегез?
– Мәүлия.
– Ирегез белән дуслаштыгызмы?
– Кичә генә дуслаштык.
– Ирегез белән аралар бозылдымы әллә?
– Тормыш булгач, төрлесе була. Безнең араларны бозарга хакыбыз юк. Ит бетте, кар яуганын көтәбез (көлә).
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rafin-ganiullinany-ire-beln-aralary-bozylgan