Рафинә Ганиуллинаның ире белән аралары бозылган?

Танылган җырчы Рафинә Ганиуллина Инстаграмдагы язылучыларының сорауларына җавап биргән. Иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Кайчан бәби алып кайтасыз?

— Октябрьдә, Аллаһы боерса.

— Иреннәр ясаттыгызмы?

— Узган ел көз ясаттым. Кирәген тапмыйм, башка ясатмыйм.

Аишаның яңа аккаунты бармы?

— Белмим. Белергә дә теләмим.

Кызыгыз булса (ә бәлки дүртенчесе кыз булыр, Аллаһы боерса), нинди исем кушар идегез?

— Мәүлия.

— Ирегез белән дуслаштыгызмы?

— Кичә генә дуслаштык.

— Ирегез белән аралар бозылдымы әллә?

— Тормыш булгач, төрлесе була. Безнең араларны бозарга хакыбыз юк. Ит бетте, кар яуганын көтәбез (көлә).

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rafin-ganiullinany-ire-beln-aralary-bozylgan

Бәйле