«Өйләнмәгән өчен төрмәгә утырттылар…»

13 ел төрмәдә утырып чыгып, 84 яшькә җиткәндә чын җинаятьче билгеле була.

Яшь чагында Фәтхулла Исхаков бер кыз белән дус була, ләкин икенче кызга өйләнә. Пенсионер сүзләренчә, ул вакытта бу кызның абыйсы (ул вакытта милиционер булган) егеткә бик нык ачуланган һәм аңа «тынгысыз» тормыш вәгъдә иткән.

Милиционер «казына» башлагач, авыл халкы белән конфликтлар һәм яшьлегендә ачлык елларында урланган бал турындагы хәл калкып чыккан. Исхаковка 6 ел төрмә срогы бирәләр, аннан ул УДО буенча 2 ел узгач чыга. Әмма милиционер шунда ук бу ирекнең озакка түгеллеген әйтә.

«Без элекке кыз белән күршедә яшәдек. Кыскасы, аның «ухажеры» бар иде. Ул бик көнчел иде. Яраткан кызы аның янында булмаса, ул беркемгә дә эләкмәячәк, дигән карарга килде ул. Бервакыт төнлә аның янына кереп, битен кырынгыч белән кискән», — ди Исхаков.

Зыян күрүче Фәтхулла йортына ярдәм сорап килгән. Кыздан тамган берничә тамчы кан ир-егетнең киеменә эләккән. Кызны дәваханәгә озатканнар, ә аның милиционер туганы, бу хәлдән файдаланып, Фәтхулланы «үтерергә маташкан» өчен кулга алган. Ялган шаһитлар да, хәтта җинаять урынында балта да «табыла». Ул вакытта 22 яшьлек егет катгый режимлы колониягә 15 елга китә. Егет вакытыннан алда, 13 ел узгач чыккан. Срокны тутырган арада хатыны үлгән, улы ялгыз калган.

2012 елда чын җинаятьче пәйда була. 53 елдан соң дүрт ялган шаһит дә үкенгән. Еллар узгач, прокуратура җинаять эшендә хаталарын таныган, тик аның кайбер җитәкчеләре реабилитацияләүгә каршы килә, ди ир. Ул Русия Конституцион судына шикаять биргән. Карар сентябрьдә булырга тиеш.

«Кайчакта минем максат — финанс компенсациясен алу, дигән фикерне ишетәм. Мин бу хәлне тикшерүне сорап, төрмәдә утырганда ук яза башлаган идем инде. Миңа инде 84 яшь, үзегез дә аңлыйсыз», — дип йомгаклады сүзен Фәтхулла Исхаков.

Әгәр барысы да барып чыкса, Фәтхулла Исхаков эше дистә еллардан соң акланган илдә беренче хәл булачак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-09-20/yl-nm-g-n-chen-t-rm-g-utyrttylar-2513250

Бәйле