Фирдүс ТЯМАЕВ: «Башыма суккан һәркемгә рәхмәтле мин»

Операциядән соң дип тормады, гармунчылар белән Казан урамнарын да әйләнде,  бөтенесен берләштереп, бәйрәмнәрдә җырлады. Өзлегә күрмәсен инде, дип борчылды тамашачысы. Без исә хәлен сорашырга, яңалыклары турында белешергә дип, өенә кунакка киттек. Аңлагансыздыр: сүзебез – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев турында.

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

Яраткан ризыгыгыз?

– Мин – ит корты. Үзем дә пешерергә яратам. Әфган казанында каз-үрдәк итләре, яшелчәләрдән ризык пешереп ашатырга һәм ашарга яратам!

Иртән торгач та, иң беренче эш итеп сез…

– …госел коенам. Һәр көнне.

Гаилә ул –

– …бәхет!

Фирдүс Тямаев ул – …

– Моңа бер сүз генә җитми. Фирдүс Тямаев ул – «зверь».

– Үрнәк булырлык кешегез кем?

– Минем әтием.

– Иң зур куркуыгыз?

– Гаиләмне һәм якыннарымны югалту. Шулай ук илебездә сугыш булуыннан да куркам.

 Ни хәл соң?

– Иртән торып, күземне ача алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Шушы якты дөньяны күргән, аякка баса, үз кулым белән ризык каба алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Ашарыма – ризыгым, киенергә киемем бар икән, димәк, хәлләр әйбәт. Зарланырга да, зарланганнарны да яратмыйм. Нинди генә авыр вакыт булса да, нинди генә сынауларга дучар булсам да, шөкер, дим, елмаям. Үзем генә күңелсезләнеп йөри алам. Сизгәннәр сизә, кешегә күрсәтмим. Минем кеше алдында гел шат буласым килә. Миңа карап кешенең кәефе күтәрелсен, елмайсын иде. Минем халыкның кәефен күтәрүче, дәрт бирүче берәве буласым килә!

– Гел елмаеп йөрү кыен түгелме соң?

– Кемдер бу вазыйфаны башкарырга тиеш. Әгәр мин күңелемдә ниләр барын сезгә сөйләсәмме?! Бергә утырып елыйсы гына кала. Авыр чакларым, эч пошкан вакытлар, еларлык сәбәпләрем, бәлки, күбрәктер дә әле. Әмма алар минем эчемдә кала.

Елыйсы килү димәктән. Соңгы елларда кешеләрнең бәгырьләре катты, елау сәләтен дә югалта башладык кебек тоелмыймы сезгә? Битарафлык, усаллык хөкем иткән чорда яшибез төсле…

– Җәмгыятьнең проблемалары күп инде ул. Моны без концертларда да сизәбез. Әле менә коронавирус та үзенекен эшләде, мәшәкатьләр өстәде. Минемчә, без бар нәрсәгә дә «доступный» була башладык. Cоциаль челтәрләр турында әйтүем. Газета укучылар бермә-бер кимеде бит. Ә бит газетада тәрбияви, үрнәк, акыллы нәрсәләр язалар иде. Без шуларны укып шакката идек. Хәзер, кеше үлсә дә, исебез китмәскә әйләндек. Шулай булырга тиеш кебек кабул итәбез. Интернетка чумдык. Ә бит интернетта юньле әйбер юк. Шакшылык күп. Җыен юләрләнү. Деградация бара. Әнә Пермьдә атыш булды. 18 яшьлек малай! Ул баланы гаепләр алдыннан, җәмәгать, үзебезгә карыйк. Димәк, без эшләмибез, яшьләр белән эшләүче юк! Оешмалар юк. Секта дияр идем. Мылтык белән ату түгел бу, мәгълүмати һөҗүм. Хәзер наркомания чир дә түгел. Наркоман читтә калды инде ул. Аны искә алган кеше дә юк… Шушыннан куркырга кирәк… Закон, катгыйлык җитми.

Бәлки, мин дөрес сөйләмимдер. Тик бер мисал. Менә, әйтик, мин өй салдым, баланың бүлмәсе бар, уенчыклары күп, шартлары каралган, спорт залы ясаганмын икән, шуның белән шул, димәк. Юк, җәмәгать! Ул бала белән шөгыльләнүче булмаса, боз сарае салып куйсаң да, нәтиҗәсез. Үзең шөгыльләнергә тиеш син! Тышы матур, сүз дә юк, эчтәлеге булмаса…

Элек практика күп иде. Әйтик, без «икеле»-»өчле»гә укыдык, әмма тәҗрибәбез зур. Мин печән дә чабам, тракторда да йөри беләм, мал да суя, ашарга да пешерә алам. Мине теләсә кайсы җиргә җибәр, ачка үлә торган кеше түгелмен. Агач кайрысын булса да каерып, шуның суын суырып булса да, исән калачакмын. Тик андыймы соң хәзер яшьләр?

Сүз дә юк, алар өчен проектлар булдыралар, уйлап табалар. Тик аның нәтиҗәсе юк. Хәзер яшьләр эшләми, эш рәтен белми. Нигә башка милләт кешесен чакыртып эшләтәбез? Үзебезнекеләр юк. Нигә әллә нинди «пирамида» капкынына килеп эләгәләр? Җиңел акчага кызыгалар. Ашарга пешерә белмиләр, «Макдоналдс»тан гына алалар. Анда нинди ит инде?!

Балаларга хәзер мәхәббәт, ярату, аралашу җитми. Барыбыз да эш дип чаба! Сүз дә юк, анысы да кирәк. Тик бала бит моңа гаепле түгел.

Беләсеңме, элек без бер күлмәк кия идек. Хәзерге вакытта инде бер үкне кию ярамый. Башкаларда «айфон» икән, димәк, миндә дә булырга тиеш. Хәзер балалар арасында да байлык – хәерчелек дип бүлгәләү китте. Мода куу бу. Барысына да үзебез гаепле.

– Ир-атлар хатынлаша, киресе дә күзәтелә. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

– Трансгендер, ир-атларны яратучы ир-атлар, хатын-кызны сөюче хатын-кызлар күбәйде. Ир-атлар да лосина киеп йөри башлады… Ир-ат ир-ат булырга тиеш инде ул. Мода куам дип, әстәгъфирулла, хатынлаша башладылар… Ир-атны ир-ат иткән сыйфат юк. Аерылышулар күп. Димәк, ир-ат гаиләсен тота белми, сүзе үтми. Аллаһ сакласын инде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/64156/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий