«Миңа ачу итеп, туй балдагын, авызындагы ясалма тешен болгап атты»

-- Лейла

Бу ирләргә ничек ярыйсы микән? Мин 20 елга якын ир белән торам, әле һаман шуны аңлый алмыйм.

Без Азат белән ике ел йөреп өйләнештек. Ул кырыс характерлы, уен-көлкене белми торган егет иде. Гаиләләренең тәртипле, эшчән булуы, үзенең шофер булып эшләве дә мине кызыктыргандыр инде.
Азат нефтьтәге бер зур начальникны йөртә иде. Машинасы шәп. Кичен начальнигын өенә кайтарып куйгач, машина Азатның кулында кала иде. Өйгә шуның белән кайта, ничек кирәк, шулай куалый. Начальнигы алай вакчыл кеше түгел, бензинны чутлап тормый иде. Без – кызлар-егетләр, Азатның эштән кайтып, ашап-эчеп, бераз ял иткәнен дүрт күз белән көтеп торабыз. Үзен никадәр кеше көтеп торганын белеп, Азат ялындырып алган була, начальнигы шикелле җитди кыяфәт чыгарып, машинасына горур гына чыгып утыра. Аннары машинага төялеп, күрше авылга дискотекага барабыз…
Өйләнешкәч, Азат тагын да кырысланып китте сыман. Аңа минем пешергән аш та ошамый, эшли башласам, эшемнең дә кыек ягын тапмый калмый. Кигән киемнәрне әйткән дә юк инде. Бер генә күз төшерә дә, үзенә ошамаган әйбер кигән булсам: “Алып чыгып яндыр моны хәзер үк!” – ди. Кеше белән, бигрәк тә туганнар белән артыгын сөйләшергә ярамый.
«Әйдә, бу атнада абыйларга, йә апаларга барып кайтыйк әле”, – дисәң, җене котыра башлый. Үз ягына бер дә алай түгел. Мин килен булып төшкән елларда төп нигездә күп көч чыгардым. Хәзер алай атналар буе эшләп ятканым юк. Шуңа да ир психлана бугай инде, әнигә барып, бер дә булышмыйсың, ди. Аңа: «Әнә, кече энеңнең хатыны кайтып булышсын, мунчага гына кайтып, кунак булып, шашлык пешереп ятмасыннар анда!” – дигәч, атналар буе эндәшми йөрибез. Рәхәт! Ләкин «эндәшми йөрибез» дигән сүз – «мин контрольдән төшеп калдым” дигән сүз түгел. Азат минем һәр адымымны күзәтә.
Өйдә чагы булса, иптәш хатыннар, туганнарым белән телефоннан сөйләшкәнемә кадәр тыңлап тора.

Тагын бер гадәте: әгәр нәрсәне дә булса ул теләгәнчә эшләмәсәм, йә каршы катырак әйтсәм, мине аерылу, фатирдан куу белән куркыта. Ул фатирда имеш, минем өлеш юк, аны ир эшләп алган. Беркөн кычкырышканда, миңа ачу итеп, туй балдагын, авызындагы ясалма тешен болгап атты. Без ул көнне әниләрдә идек. Тавышланышу өй алдында булды. Идән ярыгына төшеп киткәндер дип уйладым, берсен дә таба алмадык, Азат ул көнне ару гына салган иде.
Икенче көнне айныгач (эшкә барасы бар бит!) балдак белән теш таптыра. Берничә көн үткәч, әни шалтырата. Тегенең теше песи йомышын үти торган тартмага төшкән булган икән. Мачы, билгеле, йомышын үтәгәч, ком белән бергә тешне дә күмеп куйган. Ә балдакны әлегә тапмадык. Мөгаен, балдак болгап аткан яктагы идән такталарын алып карыйсы булыр инде.
Мин атмадым, үзе тапсын. Шулай да, нигәдер минем аңа ачуым килми. Янда кыбырсып йөрсә дә, шифоньердагы киемнәрне тикшереп, кибеттән ни алам, бөтенесен барлап торса да, әллә ияләштем инде? Исем дә китми. Әниләр, апалар аптырыйлар, бу “бәйләнчек бет” белән ничек торасың син диләр. Үзем дә аңламыйм. Азат төскә-биткә ямьсез түгел, буй-сыны коеп куйган, чиста киенә. Әле үзеннән көнләшәм дә бугай. Кем белә, бәлки теге чакта безне дикотекага ташып йөргән кебек, начальнигы белән хәзер дә чибәр-чибәр кызларны берәр кая алып баралардыр? Азатка да өлеш чыкмый калмас, ул – кеше күзе төшмәслек ир түгел. Ләкин аның янында «кешнәп», ярарга тырышып йөрмим. Гадәтем андыймы соң инде!
Ә хәзергә Азат миннән идеаль хатын-кыз «ясарга” тырыша. Өйрәтә, кирәксә- кирәкмәсә дә кысыла, акыл бирә. Менә шулай яшәп ятабыз…

Резеда М. Кайбыч районы.

Язмыш кочагы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий