«Шундый зур бурыч белән берьялгызым ничек тормыш алып барыйм?!»

Казанда яшәүче танышым Рузилә Закированың бу көннәрдә җанын кая куярга белми йөргән чагы. Моннан берничә көн элек кырыгалдарлар телефон аша аның исеменә 823000 мең сум (!) кредит рәсмиләштергән. Ике улын ялгызы гына үстерүче Рузилә бу хәлләрдән әле дә шок хәлендә! Кая карарга, кемнән ярдәм сорарга белми. Мошенникларның эзенә төшеп булачак дип тә өметләндермиләр аны. Аның каравы ялгыз анага 5 ел буе ай саен 20400 сум кредит түләргә туры киләчәк! Һавага!

Алдану

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә тормышын астын-өскә китергән вакыйганы Рузилә әле дә күз яшьләрсез сөйли алмый. Ул көнне төшке аш тирәләрендә билгесез номердан шалтыраталар аңа. Шалтыратучы ир-ат үзен «Сбербанк»ның финанс мониторинг бүлеге башлыгы дип таныштыра. Кемдер Рузилә исеменә зур гына суммада кредит рәсмиләштерергә җыена, шул хакта кисәтергә шалтыраткан, янәсе.

– Башымны катырмагыз, дип телефонны куярга гына җыенган идем, ышанмасагыз, онлайн банк кушымтасына кереп карагыз, диде, – дип искә ала ул мизгелләрне Рузилә. – Трубканы куйдым да телефондагы «Сбербанк» кушымтасына кереп карадым. Ни күрим: анда, дөрестән дә, «вам одобрен кредит» дигән язу тора. Котым очты. Бер-ике минуттан янә теге ир-ат шалтыратты. Бу юлы инде икенче номердан. Минем, онлайн банкка кереп, минем исемгә, дөрестән дә, кредит рәсмиләштерергә маташуларын күрүемне белгәч: «Димәк, банк клиентларының шәхси мәгълүматлары читкә чыккан. Шуңа хәзер тикшерү алып барабыз», – диде. Аннары сорау арты сорау яудырырга тотынды…

Баштарак аның соңгы арада гына «Сбербанк»та берәр операция башкару-башкармавы белән кызыксына ул. Рузилә бу көннәрдә генә банк картасын алыштыруын әйтә. Шуннан теге «белгеч» аның бу картаны банкның кайсы филиалында, кем кулыннан алуы, аны аңа конвертка салып биргәннәрме-юкмы икәнлеге белән кызыксына. Бу сораулар Рузиләгә бик сәер тоела, күРү, күңеленә шик керә. Шуннан ул түзми: «Ышансаң, сез үзегез мошенниктыр әле! Әллә нинди сәер сораулар бирәсез», – дип әйтеп ата.

«Сбербанк» «белгече» дә аптырап калмый: «Сезнең номерны Эчке эшләр министрлыгына да бирдек. Озакламый сезгә алар да шалтыратачак. Ышанмасагыз, номерларын интернетка язып, тикшереп карагыз», – ди. Күп тә үтми, Рузиләгә, дөрестән дә, стационар номердан шалтыраталар. «Үзен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дип таныштырган ир-ат минем исемгә, дөрестән дә, зур суммада кредит рәсмиләштерергә маташуларын, хокук сакчыларының шул эшне тикшерүләрен әйтте. Телефон номерын интернетка кертеп карагач, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «кайнар элемтә» номеры булып чыкты бу», – ди Рузилә.

Шуның артыннан ук аның белән янә теге «банк хезмәткәре» элемтәгә керә. Ышанычны тагын да арттыру өчен, Рузиләнең Ватсабына үзенең паспортын, «Сбербанк» хезмәткәре булуын раслаучы фотосын җибәрә ул. «Мошенниклар сезнең исемгә кредит алып, шул акчаны башка банкка күчермәкче булалалар. Әмма әлегә ниндидер тоткарлыклар килеп чыккан. Документ һавада эленеп тора. Алар акчаны башка банкка күчерергә өлгергәнче, сезгә яңа кредит рәсмиләштерергә кирәк. Аннары алар башка банкка күчерергә җыенган шул акча белән кредитыгыз капланачак», – дип ышандыралар. Бу бәндә дә, «хокук сакчылары» да бер үк сүзне сөйләгәч, Рузилә пошаманга төшә, бу сүзләргә ышана.

Шул рәвешле биш сәгать буе онлайн рәвештә генә Рузилә исеменә яңа кредит рәмиләштергән алар. Кырыгалдар онлайн банкка кереп, тегендә, монда бас, дип өйрәтеп торган, Рузилә ул әйткәннәрне эшли торган. Һәр башкарган адымы турында «Сбербанк»ныкы буларак билгеле 900 номерыннан смслар килеп торгач та тынычлап кала Рузилә. Шул рәвешле аңа 823000 мең сум кредит рәсмиләштерәләр. «Белгеч» егет банктан кредит ябылу турында смс-хәбәр килгәнче онлайн банкка кермичә торырга куша. «Анда хәзер операция бара, юкса барысын да бозасыз», – ди ул. Соңрак шушы ук белгеч Рузиләнең Ватсабына кредит ябылу турында белешмә җибәрә.

– Ул, бар да яхшы булачак, дип ышандырса да, күңелдә ниндидер шик калды. Кич белән балаларны бакчадан алгач, теге «Сбербанк» «хезмәткәре» шалтыраткан номерга кабат җыйдым. Әмма трубканы алучы булмады. Шуннан «Сбербанк»ка шалтыраттым. Алар минем исемгә, дөрестән дә, кредит рәсмиләштерелгәнлекне һәм аның бер тиене дә капланмаганны әйтте. «Бу – мошенниклар эше», – диделәр. Өнсез калдым. Аннары миңа шалтыраткан Эчке эшләр министрлыгы номерын җыйдым. Анда утыручы бер хатын-кыз әлеге «кайнар элемтә» телефоныннан миңа беркем дә шалтыратмавын әйтте. «Сезгә бу номердан беркем шалтырата алмый. Без халыктан мөрәҗәгатьләр генә кабул итә алабыз», – диде ул. Чынлап торып алдануым шунда гына башыма бәрде. Мин шундук полициягә барып, гариза яздым. Хәзер тикшерү бара, – ди Рузилә.

Хокук сакчылары алданган ананы әллә ни өметләндерми. Кырыгалдарларның эзенә төшү ихтималы бик аз, дигәннәр. Аның каравы «бүләк» кредитны инде хәзердән түли башларга туры киләчәк. Беренче түләүне 16 октябрьгә кадәр үк кертергә кирәк. Банк исәпләгән график нигезендә ул  5 ел буе ай саен 20400 сум (!) кредит түләп барырга тиеш. «Бу бит коточкыч саннар! Ике балама карыйм да бөтенләй өнсез калам. Шундый зур бурыч белән берьялгызым бу тормышны ничек алып барыйм?! Айлык хезмәт хакымның яртысын диярлек һава очырып барырга туры киләчәк дигән сүз бит бу», – дип өзгәләнә Рузилә.

Бу вакыйгада иң шаккатырганы шул: кредит рәсмиләштергәннән соң икенче көнне иртүк теге ир Рузиләгә кабат шалтыраткан! Телефон экранында таныш номер күренүгә үк телефоннан сөйләшкәннәрен яздырырга куйган ул. Кырыгалдар эзенә төшәргә ярдәм иткән бер дәлил булыр дип өметләнә. Аның тыныч кына: «Кредитыгыз ябылу турында белешмә килеп җиттеме? Бар да тәртиптәме?» – дип сөйли башлавына Рузилә түзми: «Сез бит мошенник! Ник һаман ялганлыйсыз?!» – дип кычкыра. Тегесе исә, шул ук тынычлыкны саклап: «Безнең кемлекне ачыкларга өлгердегезмени инде?! Бик тиз. Ләкин безне эзләп файда юк. Барыбер таба алмаячаксыз, тырышмагыз да! Хәзерге вакытта без бөтенләй Россиядә түгел, диңгез буенда. Кыен булмаса, безнең ничек эшләвебезгә ун саны эчендә бәя бирегезче», – дип мыскыллап көлгән дә трубканы куйган. Аңа кире шалтыратканда телефоны сүнгән була. Ни сәбәпледер, бу сөйләшүнең телефонга яздырылмаганлыгы да ачыклана.

Соравына сорау бир

Теге яки бу сәбәп аркасында банктан алган кредиттан баш тартып буламы? Әйтик, кырыгалдарлар кулыннан алданган Рузилә Зарипова андый мөмкинлектән файдалана аламы икән? Юрист Роман Архипов сүзләренә караганда, әлеге очракта бу мөмкин түгел. «Кредиттан баш тарту алган акчаны банкка кире кайтару дигәнне аңлата. Бу очракта Рузилә банкка акчаны кире кайтара алмый бит», – ди белгеч. Башка очракларда банктан алган кредиттан баш тартып була, ди ул: «Моны сезгә кредит хупланган көннән башлап 14 көн эчендә эшләргә була. Әмма аны никадәр тизрәк эшләсәгез, шулкадәр яхшырак. Моның өчен банкка, кредиттан баш тартып, алган акчаны кире кайтарырга җыенуыгызны белгертеп, гариза язарга кирәк. Банк бу мөрәҗәгатьне бер атна эчендә карарга тиеш. Финанс оешмасы теге яки бу сәбәпләр аркасында сезнең белән килешүне өзүдән баш тартса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк».

Кырыгалдарлар тарафыннан мондый алдау очраклары турында сөйли торалар, алдана торабыз. Казан дәүләт медицина университетының клиник психологы Эльмира Миассарова сүзләренә караганда, үз өстенә җаваплылык алырга теләмәгән кешеләр мошенниклар тарафыннан ешрак алдана. «Андыйлар бар нәрсәдә башкаларны гаепләргә күнеккән. Ә менә үз тормышы өчен җаваплылыкны тойган кеше төрле шикле тәкъдимнәргә сак карый. Ниндидер карар кабул итәр алдыннан җиде кат үлчәп, бер кат кисә», – ди белгеч. Эльмира Миассарова кешеләрнең еш кына белә торып алдануында заманның да йогынтысы бар дигән фикердә. Илдәге тотрыксызлык, иртәгесе көнгә ышаныч булмау нәтиҗәсе дип бәяли ул моны. «Кырыгалдарлар белән бөтенләй сөйләшеп тә тормавың хәерле. Сөйләшкән очракта үзеңне тыныч тотарга, аларга берни аңлатмаска, акланмаска, дәлилләмәскә, бернинди вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Мошенниклар, гадәттә, бик оста манипуляция алымнары куллана. Моңа бирешмәс өчен алардан һәрчак өстен булып калырга тырышыгыз. Аларның соравына сорау белән җавап бирегез. Әйтик, шалтыратучы: «Сез фәлән-фәләнме әле?» – дип сораса, «Кем әле бу?» – диегез. Аңа сорау белән яки «юк» дип кенә җавап бирергә кирәк. Беркайчан да «әйе», «ярар» дияргә ярамый», – ди белгеч.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/64193/

Бәйле