«Затлы коляскаларың бер җирдә торсын» [видео]

-- Лейла

Элек бала тугач 2 атна гына ял итәргә мөмкинчелек булган. Шул кыска вакыт үтү белән яшь ана калганнар белән бертигез кыр эшләрендә эшләргә тиеш булган.

Шундый арбаларга яшь сабыйны яткырып, өстен матур япма белән ябып, уракка төшкәннәр. Кул астына эләккән тукыма кисәге белән түгел, ә чигеп әзерләнгәне белән.

Кояштан, җилдән, бөҗәкләрдән, кеше күзеннән дә саклаган ул.

— Бүгенге көндә Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында яшәүче әнинең сеңлесе, Гильманова Шәмсисрур Ибатулла кызын (1940) мин гел ачык йөзле, ярдәмчел апа итеп белдем, — дип язалар @ostazlar

— Иреннән бик иртә тол калып, 2 баласын үзе аякка бастыра. Гомере буе кайнана белән яши. Кайчан килмә – гел шатланып каршы ала. Чисталыкны, пөхтәлекне, матурлыкны яраткан Шәмсисрур апа.

Аның сакланып калган кул эшләренең саны бик күп. Ул аларны гел дә кадерләп саклап торган. Бала арбасының япмасы да – аның кул эше.

Чыннан да, юклык вакытында да, авыр чакларда да тирә-юньне матур итеп күргәннәр, үзләре дә гүзәлләндергәннәр.

Мондый арбалар булган чордан 50-60 ел узган инде…

Хәзер затлы-затлы кыйбатлы коляскаларда йөртәбез бала-оныкларыбызны.

Тормыш үзгәрде. Чигүле япмаларны кайтарасы килә кайвакыт. Шул вакытларга кайтасы килә…

Бәйле