Үкенмисеңме, Хәмдия?

Язмыш – әдип. Ул язган китапларда әрнеше дә, сагышы да, бәхете дә, рәхәте дә бар. Ә кайчакта ул боларны бер җепкә тезә дә, укучыны үзе артыннан ияртеп, озын тормыш юлыннан алып китә. Дилә Булгакова бәян иткән тарихта – бер хатын-кызның нәкъ шундый язмышы. Ул тормыштан алынган. Әйдәгез, әдип артыннан без дә иярик…

…Югары уку йортында белем алучы Хәмдия белән Надя һәрчак бергә, тату булдылар. Тырышып укыдылар. Ике ахирәт тулай торакта да бер бүлмәдә яшәделәр, кеч­кенәдән ятимнәр йортында бергә үскәнгәме, бер-берсен бертуганнардай күрделәр.
Ә бер елны, исәр җил­ләр яфракларны коя-коя көзне җитәкләп килгәндә, Надя белән Хәмдия юлга чыгарга булган. Надяны әнисенең бер туганы хат белән Украинага кунакка чакырган. Надя ахирәте Хәмдияне дә үзе белән чакырды. “Әйдә, бергә барып кайтабыз, әниемнең туганнары нинди икән? Күрәсем килә”, – диде ул.
Хәмдия, азрак уйлап торгач, ризалашырга булды.
Кызлар поезддан соң гына килеп төште. Булачак табибәләрне бик тә зурлап, җылы каршы алсалар да, Надя өченче буын апасыннан эчке якынлык, җылылык тапмады, аңа ятимнәр йортындагы тәрбияче апалары якынрак тоелды. Алар килү хөрмәтенә зур мәҗлес тә оештырдылар. Кунаклар, күрше-күләннәрне чакырып, танышу табыны кордылар. Озак күрешмәгән туганнары белән очраштырып, газиз әти-әнисенең фотосурәтләрен күрсәттеләр.
Мәҗлескә күршеләре — өч яшьлек улы Никола белән тол ир, хәрби хезмәттәге Сергей да керде. Ул кунак кызларына бер кочак чәчәк гөлләмәсе сузды. Хәмдия, егеткә кыюсыз караш ташлап, чәчәк-гөлләмәләрне тартыныбрак кабул итте. Өч яшьлек Никола исә Хәмдияне кулыннан ычкындырмады. Көн яктылыгы төнгә үрелүгә тирә-якта утлар кабынып, яшьләрне шаулы шәһәр үзенә тартты. Аннан кайткач алар таңны өй алдында каршылады.
Ике көннән Хәмдия белән Надя кайтырга җыенды. Сергей машина белән аларны тимер юл станциясенә озата төште. Хәмдия Николаны үз итеп яратып өлгергән иде, сабыйга күп бүләкләр алды. Сабый: “Әни, китмә, кал!” – дип кычкырып елады. Аны кулына күтәргән әтисе дә, иң якын кешесен югалткандай, ятим караш белән перронда басып калды…
Елаган улын тынычландырып: “Чү! Тукта, елама, кунак апа тагын киләчәк, – дип юатты. — Килмәсә, үзебез аның янына барырбыз!”
Үзе дә, яшьләрен йота-йота, өенә таба атлады.
Кызлар өч айдан күптәнге хыялларына ирешәчәк – табиб булачаклар.
Әй, язмыш! Синең нигезеңдә тәкъдир ята шул… Ике ай да үтмәде, улы Николасын җитәкләп, ерак юлларны якын итеп, Сергей кызлар торган торак янына килеп баскан иде. Хәмдия ишекне ачуга Никола, колачын җәеп, аңа йөгерде: “Әни, без кайттык!” – диде. Юлдан арып килгән бала кызның кочагына чумды…
“Бу чәчәкләр синең күзең төсендә! Биш таҗлысын табып, бәхетеңне сыначы!” Сергей кызга бер кочак сирень чәчәкләре сузды. Менә шул сиреньле көннән соң Хәмдиянең язмышының капусы ачылды. Кыз коштай канатланып очып йөрде. Укуын тик яхшы билгеләренә тәмамлап, йөрәк табибы булып эшли башлады. Игътибарлы, кечелекле, кешелекле яшь табибәне халык та үз итте.
Торак сорап язган гаризасына хакимияттә дә каршы килмәделәр. Сигез ай дигәндә яшь белгечкә яңа кварталдан фатир бирделәр. Хәмдиядән дә бәхетлерәк кеше булды микән шул чакта? Җан ахирәте Надя каладан ерак түгел матур табигатьле район үзәгенә күз табибы булып китте.
Сергей белән Хәмдия чәчләрен чәчкә бәйләп яшәп китте. Һәрбер бәйрәмдә Хәмдиянең өстәленнән сирень чәчәкләре өзелмәде. Чибәр яшь белгеч гаиләсенә дә вакыт тапты, бик тә яратышып яшәгән парга сокланмаган кеше булмагандыр. Ахирәте Надя да һәрвакыт хәбәрләшеп торды. Хәмдиянең бәхете чәчәк атты. Улын ул күз карасыдай тәрбияләде. Аллаһтан бүләге булып, дөньяга үзенең кызы – Мәрьяме туды! Әнисе кебек сирень чәчәкләре төсендәге зәңгәр күзле кыз! Хәмдия сөенеп туя алмады: кызы да, улы да, яраткан хәләл ире дә бар! Өе пөхтә, үзе аш-суга уңган. Кулыннан килмәгән эше юк – үзе тегә, үзе чигә, яхшы ана, хуҗабикә булып гомер йомгагын сүтә.
Шулай матур гына яшәгәндә аның якты хисләреннән үргән ояга әллә күзләр тидеме… Сергей командировкаларга ешрак йөри башлады, Хәмдия аның карашы салкыная баруын, үзгәрүен сизенде. Өйдәге тормышка, гаиләсенә битарафка әверелде ире.
Шулай да сабыр итте хатын. Сердәш-ахирәте дә сирәк шалтырата башлады, аның янына барырга вакыт юк, эш, ике бала. Сабыр хатын кемнәндер ярдәм сорарга ашыкмады. Беркөнне Сергей соң гына кайтты да, аш бүлмәсенә кереп утыргач: “Хәмдия, кичер мине, мин улымны алып китәм! Мәхәббәтемне таптым, аңла, Хәмдия! Кызыбызга ярдәм итәрмен”, – дип хатынның һушын алды.
Икенче бүлмәдән атылып чыккан улын күреп, сискәнеп китте ата кеше. Улы үзе сорады: “Нәрсә, әти, китәргә булдыңмы? Мин югары уку йортына керергә имтиханнар бирергә әзерләнәм, ә син кызыксынмыйсың да… Юк, әти, беркая да китмим, әнием белән калам. Сеңлем мине гел сагынып көтә, ә син?” – дип, үсмер чыгып китте.
Хәмдия акрын гына телгә килде:
– Үпкәләмим дә, көчләп сине тота да алмам, китәм, дисәң, китәсең инде… Ләкин балалар янына килеп, хәлләрен белерсең…
Сергей китте, аны вокзалда каршылаган хатынның Хәмдиянең сердәше Надя икәнен беркем дә белмәде…
Еллар узды. Хәмдия үзенең улы, кызы белән бәхетле иде. Улы югары уку йортында белем ала, киләчәктә ул юрист булачак. Ә кызы алтынчы сыйныфта инде. Сергей белән Надя, уртак тормыш көтсәләр дә, бала бәхете күрмәделәр. Сергей Хәмдиясенең туган көнендә сирень чәчәкләре күтәреп, талпынып килеп керә иде. Ә сердәше Надя ничә тапкырлар Хәмдия янына килергә җыенса да, намусы җибәрмәде. Кеше бәхетен урлау күңел тынычлыгы бирмәде аңа.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2021-09-24/kenmise-me-h-mdiya-2519011

Бәйле