«Әни, пенсияң аз, мин сине карамыйм…»

44 яшьлек улы авыру әнисеннән баш тарткан.

Бу җан тетрәндергеч хәл Ленинград өлкәсендә булган. Бу хакта биредәге Картлар йортына эләккән пенсионер хатын-кыз сөйләгән.

«Шундый картлыкта яшәрмен дип уйламаган идем дә. Берүзем улымны аякка бастырдым. Ирем җитди авырудан яшь чакта ук үлеп китте.

Хәзер үземә дә үләргә вакыт җитте кебек. Бер ай элек инсульт үткәрдем. Аякларым йөрми башлады. Улым мине үзенең фатирына алып китеп карар дип уйлаган идем, әмма минем өметләрем тормышка ашмады. «Пенсияң 20 меңгә дә тулмый, мин сине карамыйм», — диде.

Арытаба шушы Картлар йортына урнаштырды. Шалтыратып, хәлне дә белгәне юк. Нәнәем: «Үскәч, әни кирәкми инде ул», — дип әйтә торган иде. Бу сүзләр бик дөрес булып чыкты», — дип сөйләгән ул.

Журналистлар сүзләренә караганда, әлеге вакытта әби үзен яхшы хис итә. Сәламәтлеге дә яхшыра башлаган. Киләчәктә ул үз фатирына кайтырга хыяллана.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-09-29/ni-pensiya-az-min-sine-karamyym-2524645                                                                                             Фото: https://pixabay.com/ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий