«Тандем» сәүдә үзәгендә балаларны урлыйлар [видео]

-- Лейла

28 сентябрь Казанда «Тандем» сәүдә үзәгендә, әнисе күз алдында, баланы урлый язганнар.

Әлеге хәл турында баланың әнисе сөйли:

— Сәүдә үзәгенең 1 катындагы эскәмиядә утырганда таныш булмаган әби минем белән сөйләшә башлады.
Балама кәнфит тәкъдим итте.
Мин моңа әһәмият бирмәдем.
Үзенең оныгы турында сөйли башлады.
Гомумән, бик ягымлы аралашты…

Улым Никита, урынны бераз өйрәнергә булып, көзгеле колоннага китте («Тандем»да шундыйлар бар).
Ул колонна артына китеп күренми башлады, әби миңа һаман нәрсәдер сөйләде.
Мин бала ягына хатын-кыз киткәнен күрдем.
Шунда ук Никита янына йөгердем (ярты минуттан да артык вакыт узмаган иде), таныш булмаган хатын улымны кулыннан тотып алып китеп бара иде!
Тагын бераз көтсәм, баламны кая алып киткәннәрен күрми дә калыр идем!

Мин йөгереп килгәч тә, хатын баланы җибәрмәскә тырышты. Баламны тартып алып, чыгып киттем. Әби берни күрмәгәнгә салышты…

Хәзер мин барысын да аңлыйм, секундның бер өлеше барысын да үзгәртә алуын анализлыйм.

Өйгә кайткач ашыгыч хезмәтләргә шалтыраттым һәм булган хәл турында хәбәр иттем. Гаризаны мин калдырдым…
Хокук саклау органнары моны игътибарсыз калдырмаслар дип ышанам, ди Ирина Легенченко @irina_legenchenko

Бәйле