Узган елда ирне кызын мәсхәрәләүдә гаепләгәннәр иде.

Башкортстанның Югары суды Уфада яшәүче 55 яшьлек инвалид Рәшит Гарифуллинга үсмер кызын көчләгән өчен хөкем карарын йомшартты. 23 июньдә Совет район суды аны катгый режимлы колониядә биш елга хөкем итте. 27 сентябрьдә Югары суд, шикаятьне карап, бу срокны 4 ел да 10 айга кадәр киметкән. Суд карарына апелляцияне Гарифуллин һәм аның адвокаты гына түгел, зыян күргән кызы белән әнисе дә биргәннәр.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның язында полициягә Рәшит Гарифуллинның хатыны мөрәҗәгать итте. Ул белдергәнчә, аның ире бер ел дәвамында аларның 15 яшьлек кызларын көчләгән һәм ул вакытта 19 яшь булган өлкән кызына бәйләнгән. Соңрак алар күрсәтмәләрдән баш тарткан: кызлар, янәсе, ачуланышканнан соң әтиләренә яла яккан, әмма бу вакытта тикшерү инде башланган булган.

Беренче группа инвалиды булган бер куллы Гарифуллин тикшерү изоляторында бер ел уздырды. Ир 12 тапкыр җинаять кылган. Бу санны кызлары үзләре атаган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-09-28/kyzy-tisen-yarlykauny-soragan-2523174

Бәйле