Ахырзаман билгеләре күренә башлады инде…

Еш кына: «Ахырзаман галәмәтедер бу!» – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Чынлап та, хәзерге тормышыбыз шөкер итәрлек булса да, җәмгыятьтәге кайбер күренешләр кешеләрне сагаерга, уйланырга мәҗбүр итә. Ахырзаман җиткәнен ничек аңларга? Аның билгеле көне бармы? Кеше аңа ничек әзерләнергә тиеш? Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ белән шушы сорауларга җавап эзләдек.

– Хәзрәт, ахырзаманның зур һәм кече билгеләре бар дип беләм. Алар нәрсәсе белән аерыла?

– Кыямәт көне, ахырзаман, дибез. Аның атамалары күп. Кыямәт көне  алдыннан ниләр буласы хакында Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә һәм рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в) хәдисләрендә бәйнә-бәйнә аңлаткан. Зур һәм кече (урта) галәмәтләре бар ахырзаманның. Зур галәмәтләр – ун. Кече һәм урта галәмәтләр арасындагы вакыт аралыгы  билгесез. Кайбер галимнәр, без зур галәмәтләргә якынлашабыз, дип тә әйтә. Кече галәмәтләр дигәннән, вакытның тиз узуын әйтә алабыз. Моны барыбыз да сизәдер. Рәсүлебез үз хәдисендә: «Кыямәт көне алдыннан вакытның тизәюен сизәрсез. Бер ел – бер ай, бер ай – бер атна, бер атна – бер көн, бер көн  шырпы януына тиң булыр», – дигән. Вакытның бәрәкәте бетәчәк. «Зират кырыеннан, кабер кырыеннан үтеп барган кеше, шул кабергә карап: «Мин шушында булсам иде», – дип әйтмичә, кыямәт көне җитмәс, дигән мәгънәдәге хәдис тә бар. Ягъни дөнья мәшәкатьләре күбәеп, авыраеп, кешеләр үзләренә үлем теләр. Шулай ук Кыямәт көне җитәрәк үлемнәр һәм аеруча кеше үтерүләр артыр дип тә әйтелә. Пәйгамбәребез әйтә: «Кыямәт көне алдыннан үтерүче кемне үтергәнен һәм ни өчен үтергәнен дә белмәс». Потларга табыну артыр. Бу хәзерге җәмгыятьтә дә юк түгел. Ефрат елгасы кибеп, аның төбеннән алтын чыгуын, кешеләрнең шунда баруын фаразлыйлар. Барган йөз кешенең туксан тугызы үтерелер, диелә һәм һәрбер кеше мине үтермәсләр дип уйлар.

Балалар ата-анасыннан өстен булыр дип тә әйтәләр. Шулай ук «Аллаһ, Аллаһ» дип әйтүче булганда, Кыямәт көне җитмәс диелә. Рәсүлебез, Кыямәт көне алдыннан бик күп ялганчылар һәм ялган артыр, дип тә кисәтә. Шулай ук кайбер сугышлар турында да хәдисләр бар. Йөрәкләрдә әманәт һәм иман югалуы да – ахырзаман билгесе. Бер сүз белән әйткәндә, намаз укылганда, мәчет-мәдрәсәләребез барда, Аллаһы Тәгаләбезне искә алырлык кешеләр булганда, Кыямәт көне ерак дип уйларга җирлек бардыр, иншалла. Әмма пәйгамбәребез: «Бу галәмәтләр муеннан өзелеп төшкән мәрҗән бөртекләре кебек берсе артыннан берсе тиз килер», – ди. Хәтта кулына ризык тоткан кеше аны кабарга да өлгермәс.

– Ахырзаман җиткән көн нинди булыр? Аның тасвирламасы бармы?

– Рәсүлебезнең хәдисләрендә һәм Коръәни Кәримдә кайбер тасвирламалары китерелә. Күз алдына китерү өчен, Кыямәтнең менә шушы ахыргы ун билгесен белергә кирәк.

Дәдҗал – ялганчы чыгуы, Гайсә галәйһи вәсаламның яңадан килүе, дуһан дигән төтен дөньяны басуы, кешеләр белән сөйләшүче дәббә дигән хайванның чыгуы – Кыямәт көнне шушы билгеләр күзәтелер. Кояш көнбатыштан чыгар, ул әле өч көн тоткарланыр. Ефәктән дә йомшак җил исеп, күңелләрендә аз гына булса да иман булганнарны бер үлем белән алып китәр. Бу галәмәтләр берсе артыннан берсе бик тиз килер. Шушылар булып узгач, кешеләр яшәвен дәвам итәр әле. Кемдер эшкә барыр, кемдер баласын бакчага илтер, яңа килешүләр төзелер… Беркем дә бу көн килгәндер дип уйламас. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә адәм баласыннан: «Әй, адәм баласы! Мин сиңа хатын бирмәдемме, зур хайваннарны буйсындырмадыммы, дөнья белән хозурланырга мөмкинлек бирмәдемме?» – дип сорар. Адәм баласы исә: «Бирдең, Раббым!» – дияр. «Ә син минем белән очрашырмын дип уйладыңмы соң?» – дип кабат сорар Аллаһы Тәгалә. «Юк», – дияр кеше. Менә шунннан соң Аллаһы Тәгалә: «Син мине оныткан кебек үк, мин дә сине Кыямәт көнне онытырмын», – дияр. Әйткәнемчә, Кыямәт көне кисәк киләчәк. Исрафил фәрештә сурга өрер. Дөнья коточкыч куркуга батар. Бу тавышны бөтен җан иясе ишетер. Сурга беренче тапкыр өрелгәч, бөтен җан ияләре үләчәк. Хәтта Үлем фәрештәсе дә үз җанын үзе алыр. Икенче сурга өрелгәч, бөтен җан иясе яңадан терелер һәм Мизан мәйданына ашыгыр. Монда инде кешеләр дөньяда кылганнары өчен җавап тотар. Күкләр ярылыр, диңгез-океаннар янар, җирләр теткәләнер, җир өсте тип-тигез булыр, бер тау калмас – ахырзаман шундый булыр. Пәйгамбәребез, бу көнне барча кеше ялангач булыр, ди. Гайшә анабыз моны ишеткәч: «Йә, Рәсүлем! Башка ирләр миңа карар бит», – дигән. Пәйгамбәребез исә: «Ул вакытта кешенең кешедә эше булмас», – дип җавап кайтарган. Яшь баланың чәче агарыр, йөкле хатын баласын төшерер – Кыямәт шуның кадәр куркыныч булыр, аннан качып котылыр урын булмас. Бер яклаучы – Аллаһы Тәгалә һәм бары Ул гына хөкем итәчәк. Кеше әнә шул вакытта Коръәндә әйтелгәннәрнең дөрес булуын аңлаячак. Ләкин бик соң булыр.

– Хәзерге заманда ахырзаман билгеләре күзәтелә дип әйтеп буламы?

– Вакытның тиз узуы, ялганчыларның артуы, үтерүчеләр күбәюе – бу галәмәтләрне күзәтеп торабыз. Хәзер урта галәмәтләр бара. Ахырзаманның билгеле бер көне-сәгате юк. Аллаһы Тәгалә Локман сүрәсенең бер аятендә Үзе генә белә торган биш яшерен нәрсә турында хәбәр итә. Иртәгәсе көнне нәрсә буласын, кемнең, кайда һәм ничек үләсен, явым-төшемнең кайда һәм күпме дәрәҗәдә буласын, әни карынындагы баланың бәхетлеме-юкмы, төсен, кыяфәтен һәм Кыямәт көненең кайчан киләсен – Аллаһы Тәгаләдән башка болар турында беркем бернәрсә белми! Моны белсәк, яшәү күңелле булмас иде. Мөселман кешесе һәрвакытта да моңа әзер булырга тиеш.

– Хәзрәт, ахырзаманга кеше ничек әзерләнергә тиеш?

– Яхшы гамәлләр кылып калырга ашыгырга. Коръәни Кәримдә дә: «Ашыгыгыз Раббыгызның кичерүенә!» – диелә. Бүген, кызганыч, без моны онытып җибәрдек. Дөнья мәшәкатенә, байлыгына, авырлыгына баш идек. Ләкин бер факт факт булып кала: кайчан да булса һәр кешегә Кече Кыямәт киләчәк. Нәрсәме бу? Бу – үлем. Берәү дә, хәтта: «Мин – Аллаһ!» – дигән фиргавен дә, миллиардерлар, патша булган кешеләр – берсе дә калмый, үлеп бара. Бу дөнья бит юк иде. Аллаһы Тәгалә бу дөньяны яратты. Имтихан тоту өчен безне – кешеләрне яратты. Бу дөнья имтихан бирү өчен сыйныф кебек. Имтихан тапшырасың да класстан чыгып китәсең һәм бетте. Аллаһы Тәгалә алга таба кемгәдер – җәннәтен, кемгәдер җәһәннәмен бирә. Бу – Аллаһы Тәгалә теләге.

Урыны җәннәттә булсын, мәрхүм Роберт Миңнуллинның шундый шигыре бар бит:

Яшәүдән мәгънә эзлиләр,

Табучылар бик сирәк.     

Яшәү мәгънәсе гади:

Тугач, яшәргә кирәк!

Шуңа күрә, Аллаһы Тагалә дә, яхшылыкка, тәүбәгә, изгелеккә ашыгыгыз һәм миңа мөселман булган хәлдә кайтыгыз, мөселман булмаган хәлдән кайтудан куркыгыз, ди. Безгә бүген йөрәгебезнең, җаныбызның нәрсә белән тулганын, нәрсәгә ышанып яшәвебезне кайгыртырга, «кая барабыз?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Сафланырга, пакьләнергә, әти-әнине хөрмәтләргә, туганлык җепләрен сакларга, кеше булып калырга, хатыннарыбызга гадел булырга, балаларыбызга яхшы тәрбия бирергә, мал өчен сугышмаска, ахирәт һәм каберне уйларга. Шул чагында гына чын инсан, кеше булачакбыз. Диндә генә бүтән бер фәндә дә булмаган җаваплар бар! Дин ул – тәрбия, дисциплина. Дини юл белән әзерләнеп, җаныбызны пакьләргә кирәк. Кыямәттә бары тик рухи авырулардан азат булган калеб-йөрәк кенә ярдәм итәчәк, мал-мөлкәт тә, балалар да булышмаячак. Һәрберебезгә дә кәфенлек белән кабер ташын гына уйларга түгел, җаныбызның да нәрсә белән тулы булуын кайгыртырга кирәк. Аллаһы Тәгалә каршына нәрсә белән кайтабыз – шул турыда уйлар вакыт җитте.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/64516/

Бәйле