Үзеннән өлкәнрәк бай хатыннарга өйләнергә яратучы җырчы Прохор Шаляпинның җәмәгате вафат булган.

Татьяна Клаудиа Дэвисның үлүе турында башкаручы «инстаграм Instagram»га язылучыларга хәбәр итә. «Миңа моны язу авыр, һәм моңа ышанасым килми, тик минем Танечкам башка юк… Гафу ит, минем сөеклем. Мин сине һәрчак истә тотачакмын һәм яратачакмын», — дип язган Шаляпин постта.

42 яшьлек бай хатын Татьянага Прохор АКШта өйләнгән иде. Танясы ковид йоктырып дәваханәгә эләккәч, илгә кайткан. Әмма якын арада Америкага очарга ниятләгән, тик хатынының дус кызы хатынның Америка госпиталендә вафат булуын хәбәр иткән.

Артист үзе журналистлар белән әңгәмә вакытында аның әти-әнисенең кайгысын уртаклаша — Татьяна аларның бердәнбер кызы булган.

Шаляпин белдергәнчә, сөеклесе вафат булу турындагы хәбәр аны тетрәндергән.

«Инстаграм Instagram»да ул хатыны белән «Мин сине яраттым» дигән җырыннан юллар белән хушлаша.

37 яшьлек Прохор белән Татьянаның туйлары ике ай элек кенә булган иде.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/2021-10-01/shalyapin-tol-kalgan-2528116

Бәйле