Гөлназ Шәрипҗанова: «Тәрбиячеләр, кая сез? Ник эшләмисез?» [видео]

-- Лейла

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова балалар бакчасына тәрбиячеләр җитмәүгә борчыла.

— Тәрбиячеләр җитми, ә эшли торган тәрбиячеләр шулкадәр арганнар. Ялга да чыга алмыйлар, чөнки алар урынына эшләргә кеше юк.
Укытучыларга, тәрбиячеләргә хезмәт хакларын күтәрергә кирәк, — ди Гөлназ.

Гөлназ фикеренчә, «хәзер күпләр сетевой бизнеска китәләр, нигә хөкүмәттә тиеннәргә эшләп йөрдем икән, менә бит ул акча кайда» диләр.

Тәрбияче яки укытучы булып эшләү начар түгел, ә хезмәт хакын арттырырга кирәк, — ди җырчы.

Арагызда тәрбияче/укытучылар бармы, үз белгечлегегезгә тугры калып эшлисезме?

Бәйле