Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин.

Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп  кала. Кайвакыт, узып барышлый гына алгы якта торган зур көзгегә күзе төшә дә:
– Тьфү, чорт! – дип куя. – Кем бу ямьсез карчык?  
Без көлешәбез. Әбигә сиксән яшь.
Сиксән ике яшендә күрше авыл бабаена кияүгә китте ул. Ямь-яшел бизәкле сандыгын машина әрҗәсенә салып илтеп кайткан иделәр. Дүрт айдан әбиебез кайтып та төште. Бабай кыска гомерле булып чыккан икән…
Капка төбендә зур яшел сандык белән әбине күргәч аптырашып киттек.
– Әби, ничек кайттың? – дибез.
– Попутка белән, балам, попутка белән, – ди әби кеткелдәп.  – Мотоцикл ватылды бит инде.
Озын гомерле булды әбиебез. Туксанга кадәр шулай җилфердәп йөрде.Туксанга кадәр «тьфү, чорт» ди иде көзге каршына тукталса…Ап-ак яулыклы, бик мөлаем әби иде ул безнең өчен. Иң матур әби.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/mototsikl-bi
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий