Сөмбел Заһидуллина Марат Фәйрушинга кияүгә чыга?

Эстраданың ике талантлы артисты Марат Фәйрушин белән Сөмбел Заһидуллина турында “очрашып йөриләр икән” дигән имеш-мимешләр таралды. 

Беркөнне Сөмбел Марат белән кочаклашып төшкән фото астына йөрәк куйган иде. Марат та Сөмбел белән төшкән уртак фотоларын урнаштырды. “Ничек уйлыйсыз, дуэт өчен безнең тавышлар туры киләме икән?” — дип тә язган Марат. 

“Тавышлар гына түгел, үзегез дә туры киләсез”, “Икегез дә талант иясе”, “Сез бик матур пар, бәхетле булыгыз” һ.б. фикерләр язганнар аларга. 

Ә шулай да ике җырчыны нәрсә бәйли соң? “Марат белән ике еллап таныш. Бик яхшы аралашабыз. Безнең мөнәсәбәтләрне кем ничек аңлыйдыр, белмим”, — ди Сөмбел. Марат исә: “Без Сөмбел белән дуслар”, — диде. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/smbel-zaidullina-marat-fyrushinga-kiyag-chyga

Бәйле