Татарстанда самолет егылып төште [видео]

Минзәләдә самолет егылып төште. 16 кеше һәлак булды.

Бүген 9 сәгать 23 минутта Минзәләдә парашютистлар белән булган җиңел моторлы самолет егылып төшә.

Минзәлә янгын-коткару гарнизонының бүлекләре чакыру урынына килде. Мәгълүмат тикшерелә, — дип аңлаталар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, бортта 23 кеше булган.
Аларның 7сен исән килеш җимерекләрдән чыгарганнар инде. Коткаручылар һәлакәт урынында эшне дәвам итә.

Һәлакәттә 16 кеше һәлак булган. Алар арасында ике пилот та бар.
@ra_tatmedia

Татарстан Президенты һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашты.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында һәлакәттә зыян күргән 7 кешенең хәле турында сөйләделәр.
Исән калганнарының барысы да исә Минзәлә Үзәк район хастаханәсенә озатылган. Яралыларның берсе бик авыр хәлдә. Аны Яр Чаллы хастаханәсенә күчерү мәсьәләсе хәл ителә.

Бәйле