Әти-әнисенең акчасын урлап качкан…

Гаиләнең миллион сумнан артык акчасы югалган.

Бу гаҗәп хәл Ырынбур өлкәсендә булган. 17 яшьлек үсмер әти-әнисенең миллион сумнан артык акчасын урлап качкан.

Гаилә башлыгының сүзләренә караганда, бу акчаны алар фатир сатып алыр өчен җыйган булган. Соңгы арада бала әти-әнисе белән күп талашкан. Үсмер белән акча юкка чыккан көнне дә алар арасында низаг булган. Егет әтисеннән кызын кинога алып барыр өчен акча сораган булган, әмма ир аңа бирмәгән. Шул хәлдән соң беркем дә аны күрмәгән.

Үсмернең дуслары сүзләренә караганда, ул Уфада булырга мөмкин. Аның анда берничә дусы бар икән.

Ә егетнең йөргән кызы аның кайда икәнен белмим, дип белдергән. Әлеге вакытта ата-ана бала белән акча югалуы турында полициягә гариза язмаган. Алар бала үзе өйгә кайтыр, дип ышана. Чөнки аның моңа кадәр берничә көнгә өйдән чыгып киткәне булган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-10-06/ti-nisene-akchasyn-urlap-kachkan-2532773   
 Фото: https://pixabay.com/ru/

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий