Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьдә Татарстанда матәм көне дип игълан итте

11 октябрь көнне Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Бүген самолет егылган Минзәлә штабының киңәшмәсе вакытында тиешле йөкләмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

«Минзәләдә урында оештырылган штаб киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында карар кабул ителүен әйтте», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Судно бортында 23 кеше була, шуларның 16 сы һәлак була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/65315/

Бәйле