Атна башында нинди һава торышы булачак?

Көчле явым-төшемнәр көтелми…

Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, яңа атна башы шактый җылы булачак. Бигрәк чәршәмбе әбиләр чуагы җылысы көтелә. Бу көнне Татарстанда 12-17 градуска кадәр җылытачак, дип фаразлый синоптиклар. Дүшәмбе көнне иә аязучан-болытлы һава торышы булачак, Көндез 14 градуска кадәр җылытырга мөмкин, төнлә исә +2, +7 градус булачак, диләр. Сишәмбе көнне дә шулайрак һава торышы көтелә.

Җәйне җибәрәсе килми әле…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/atna-bashynda-nindi-ava-toryshy-bulachak                                                     Фото: https://pixabay.com/ru/


Бәйле