Камилә Вәлиева беренче урында. Котлыйбыз!

Өчле аксельдә егылса да, дүртле сикерешләрдә ул ялгышмады.

Фигуралы шуу буенча Финляндиядә узган Finlandia Trophy турнирында якташыбыз Камилә Вәлиева, 249,24 балл җыеп, беренче урынга лаек булды. Өчле аксельдә егылса да, дүртле сикерешләрдә ул ялгышмады. Камилә өчен бу дебют булды. Элек мондый турнирларда юниор буларак кына чыгыш ясый иде. Хәзер ул тәҗрибәле спортчылар белән көч сынаша. Кыска программада ялгышлары аркасында өченче урында иде. Бүген ирекле программада уңышлы чыгыш ясап, беренче урынга лаек булды. Икенче урында Елизавета Туктамышева, өченчедә Алёна Косторная.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kamil-vlieva-berenche-urynda-kotlyybyz
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий