Валерий Леонтьев хастаханәгә эләккән

Җырчының хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Танылган җырчы Валерий Леонтьев коронавирус йоктырып, хастаханәгә эләккән. 72 яшьлек артист башта өйдә дәваланган. Хәлсезлек тойган, каты ютәлләгән һәм тән температурасы югары күтәрелгән. Берничә көннән аның ПЦР-тесты уңай нәтиҗә биргән.

Хәзер Валерий әфәнде хастаханәдә дәвалана. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/valeriy-leontev-kovid-beln-khastakhang-elkkn

Бәйле