Илмира Нәгыймова: «Аллага тапшырдык! Сугыш икән сугыш» [фотолар]

-- Лейла

Җырчы Инстаграмда ире Руслан Кираметдиновның исерек килеш теләсә-нинди пычрак сүзләр әйтеп сөйләшкәнен куйды.

— Мин телефон трубкасын алмаганга шулай кыланды. Авызында — пычрак сүз. Өйнең астын өскә китергән. Безне хәзер 1 ел буе законлы итеп аермыйлар. Русланның таныш судьясы бар. Шулар икәүләшеп миннән көлеп яталар. Әле хәзер исерек килеш тагын шалтыратты. Минем ниндидер видеоларны халыкка чыгарам, ди. Үземә дә кызык минем. Аллага тапшырдык! Сугыш икән сугыш! Минем аның турында шулай ук видеолар бар, — дип яза Илмира Нәгыймова.

Нәрсәгә китерер бу…

Бәйле