Лилия Хәйруллина дүртенче бала артыннан барырга җыена мы?

Җырчы Лилия Хәйруллина “әйдә инде, кыз алып кайт” диючеләргә җавабын җиткерде.

“Тагын малай? Әйдә инде, кыз алып кайт!” Ничә бала тапсам да, һаман шул сүзне ишетәм. Кешенең реакциясен күзәтү бик кызык миңа. “Өч малай” дигәч, кайберәүләрнең кәефе төшә, кызганган булалар. Начар нәрсә булган диярсең. 

Баланың сау-сәламәт булып тууы – үзе бәхет! Ни өчен ике яки өч бала тапкан кеше турында икенче җенесле бала табарга тели дип уйлыйлар икән? Мин мондый стереотипларны яратмыйм. Бу җәмгыять фикерен тагу дип атала. 

Баланың җенесен сайлап булмый, гомумән. Бу бит кибет түгел, ә “киндер-сюрприз”. “Киндер” эләккәнгә сөенергә кирәк. Ә бит кайбер хатын-кызлар моңа бик борчыла, барысын да җитди кабул итә. 
Булганына шөкер итә белергә кирәк. Димәк, шулай тиеш булган.

Әгәр мин дүртенчегә узсам, кыз артыннан түгел, ә бала артыннан барачакмын. Әмма әлегә җыенмыйм, болай гына әйтәм”, — дип язган Лилия Хәйруллина.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/liliya-khyrullina-drtencheg-kyz-artynnan-tgel-bala-artynnan-barachakmyn

Бәйле