Фаҗигадә һәлак булган Илнар Гайфуллин үләр алдыннан сәер төш күргән

Минзәләдәге фаҗигадә һәлак булган Илнар Гайфуллинга багышлап, блогер Рүзәл Минһаҗев шигырь язган. Рүзәл белән Илнар якын дуслар булган икән.

– Безнең дуслык 5 нче сыйныфта ук башланды. Ул безнең күрше авылдан. Мәктәптә укыганда иң актив балаларны Әлмәткә экскурсиягә алып баралар иде. Шул вакытта танышып дуслаштык. Студент елларда да хәбәрләшеп тордык, – ди ул. – Икебез дә читкә китмәдек, үз районыбызда калдык. Ул да, мин дә Газель машинасы сатып алдык. Тормыш булгач, үлем-китемнәр дә була. Узган ел морг юлында күп йөрергә туры килде. Газель белән моргтан мәетләрне алып кайта идек. Якыннарын югалтканнарга Илнар юату сүзләрен таба белде. Үзебезнең якыннарны да югалтырга туры килде. Ул вакытта да Илнар кирәкле сүзләрне табып юата иде. Аның белән төрле темаларга сөйләшеп була иде. Тормышны, авылын яратты, үзе гел оптимист, актив булды. Беркайчан төшенкелеккә бирелмәде.
Илнар быелның август аенда гына өйләнгән булган. 30 сентябрьдә аңа 30 яшь тулган. Җәй үтеп китте, парашюттан да сикереп булмады, дип әйткәләгән. Ә парашюттан сикерү аның хыялы булган. Иртәгә очасы дигән төнне бик тынычсыз үткәргән. Мин моны эшләргә, куркуларымны җиңәргә тиешмен, дип кабатлаган.
– Теләгенә ирешми калды. Бүген инде ул юк. Кичә моргтан алып кайтып җирләдек. Катафалкада янында утырып кайттым. Бу юлы да икән кайттык, тик җаны гына безнең арада түгел иде. Алдагы көнне сәер генә төш тә күргән булган. Ык елгасының суы бетте, шуның төбен күрдем, дип сөйләгән. Гомере бетүен аңлаттымы икән әллә ул төш, – ди Рүзәл.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/faigad-lak-bulgan-ilnar-gayfullin-lr-aldynnan-ser-tsh-krgn

Бәйле