Авылларда тиздән сугым чоры башлана. Әлбәттә, мал сую – җаваплы эш. Итнең хәләл булуын теләсәң, билгеле бер кагыйдәләрне дә исәпкә алу кирәк. Ислам дине таләпләре буенча терлекне ничек чалу дөрес? Сугымга дигән малны жәлләргә ярыймы? Чаллының «Нур-Ихлас» мәчете имамы Камил хәзрәт Идрисов белән шул сорауларга ачыклык керттек.

– Хәзрәт, ислам дине буенча терлекне ничек чалу дөрес?

– Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Ислам дине буенча терлек чалу – җитди эш. Ни өчен дигәндә, малның хәләл буламы-юкмы икәне дә аны ничек чалуыбызга бәйле. Шәригать буенча иң элек мал суясы коралларыбызның нинди икәнен кайгыртырга кирәк. Әйтик, пычак үткен булырга тиеш. Аны алдан әзерләп, үткенләп, мал суеласы җиргә алып барып кую дөрес. Пычакны мал янында үткенләргә ярамый. Аны сугымга дигән җан иясе күрергә тиеш түгел.

Терлекне сугымга алып чыгуны да ипләп кенә башкарырга кирәк. Ягъни сукмыйча, тартмыйча, сүгенмичә генә. Малны кыерсытырга кирәк түгел. Булдыра алганча, йомшак мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк. Малны алып чыкканнан соң, аны кыйбла тарафына каратып, сул ягына яткыру дөрес булыр. Пычакны уң кулга алып: «Бисмилләһир, Аллаһу әкбәр!» – дип чала башлыйсы. Мал чалганда үзебез дә кыйблага карап басабыз.

Шунысы да мөһим: мал суйганда, бу гамәлне башка терлек-туар күрергә тиеш түгел. Моны башка маллар күзеннән ерак булган урында башкару хәерле.

Билгеле булганча, терлек суйганда, аның өч аягын бәйлиләр, берсе кала. Малның каны чыгып бетәргә тиеш. Шушы шартлар үтәлеп чалынган малның ите хәләл булыр. Ток, таш белән үтергән хайван итен ашау хәрам санала.

Халыкта кибеттән кереп тавык яисә үгез ите алдың икән, ул хәләл дигән ялгыш фикер йөри. Бу дөрес түгел. Аларның нинди шартларда суелуын белмибез. «Хәләл» тамгасы астында сатуга чыгарылган итне генә алырга киңәш ителә.

– Мал суйганда ниндидер дога уку кирәкме?

– Чалганда: «Дөреслектә, минем намазым (догам) һәм корбаным (үтәгән дини йолаларым), яшәвем һәм үлемем – барчасы да галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә генәдер. Аңа тиңдәшләр юктыр», – дигән доганы әйтергә мөмкин, хәерле булыр. Гомумән, кешенең малны чалганда Аллаһы Тәгаләгә нинди мөрәҗәгате бар, ничек дога кыласы килә, үз телендә дога кыла ала. Мәҗбүри шушы-шушы доганы гына укырга кирәк дигән сүз юк.

– Кайберәүләр: «Хайван суеп, гөнаһ җыясым юк», – дип тә уйлый бит. Чынлап та, бу гөнаһ саналмыймы?

– Әгәр дә хайванны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, үзебезгә ризык өчен дип чалабыз икән, бу очракта бернинди дә гөнаһ юк. Аллаһы Тәгалә безгә малларны файдалану өчен биргән. Әгәр дә ки аларны мәсхәрәләп, кимсетеп, кирәкмәгән гамәлләр өчен, интектереп чалабыз икән, менә монысы – гөнаһ.

– Хатын-кызлар һәм ир бала бу эштә катнаша аламы?

– Мөмкин булганда, малны ир-атлар чала. Әгәр дә ир-ат юк, әмма мал чалырга кирәк икән, хатын-кызларга да рөхсәт ителә. Бу инде бик кирәк булган очракларда гына.

– Сугымга әзерләгән малны жәлләсәң?

– Юк, сугымга әзерләгән малны жәлләргә кирәкми. Әйткәнемчә, аны Аллаһы Тәгалә безгә ризык итеп бирде. Аны без Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалабыз.

– Хәзрәт, мөселман кешесенә чалырга рөхсәт ителмәгән терлекләр бармы? Әйтик, ул дуңгыз суюда катнаша аламы? Яисә бу гөнаһ гамәл саналамы?

– Мөселман кешесенә чалырга рөхсәт ителмәгән терлекләр бар. Бу урында дуңгызны әйтергә була. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: «Казык тешләре булган төрле ерткыч хайваннарның итен ризык итеп куллану тыелган», – дип кисәтә.

Галимнәребез әйтә, дуңгызны үрчетү булсынмы, сатуда катнашумы яисә аңа бәйле башка эш башкару да мөселманнарга тыелган. Хәтта ки мөселман булмаган кешеләр өчен үрчетәм, сатам, дисә дә, мөселман кешесенә шәригать тарафыннан бу тыела.

Бу җәһәттән «Әл-Маидә» сүрәсенең 3 нче аятен китерәсе килә. Анда: «Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһтан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите, янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын «Бисмилләһир, Аллаһу әкбәр» дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер», – диелә.

– Кайбер вакытта мал суясы кешенең «кулы тәмле» диләр. Бу нәрсәгә бәйле икән?

– Бу сүзләрнең дингә кагылышы юк анысы. Коръәндә дә, хәдисләрдә дә моны аңлаткан сүзләр очрамый. Әлбәттә, халык әйтә. Ә нәрсәгә бәйле дигәннән, бу мал суясы кешенең өстәрәк әйтеп киткән барлык шартларны туры китереп, эшне җиренә җиткереп үтәвендә булса кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/65649/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий