- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Интернет челтәрендә Минзәлә янында авиаһәлакәткә очраган L-410 самолеты пилотларының сөйләшүләре расшифровкасы бастырылды.
Минзәлә янында һәлакәткә бер мизгел кала L-410 самолеты пилотларының сөйләшүләрен расшифровкалау барлыкка килде.
Экипаж: “Очып киттем. 1500не җыйдым” («Взлет произвел, набор 1500»).
Диспетчер: «Рөхсәт итәм» («Разрешаю»).
Экипаж: “Двигатель отказ бирде. Самолетны утыртам” («Отказ двигателя, заход на посадку»).
Диспетчер: “Биеклек, тизлек?” («Высота, скорость?»)
Экипаж: “Контрольдә тотам” («Контролирую»).
Экипаж: “Төтен” («Дым») һәм бик үк аңлашылып бетми.
Минзәлә авиаһәлакәтендә 16 кеше һәлак булды. Бортта 23 кеше иде, алты кешене коткарып кала алдылар.