Өченче балага — бер миллион сум!

Путин әлеге мәсьәлә буенча 3 ноябрьгә кадәр хисап бирергә кушты.

Россия президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгышта яшәүчеләрне шатлыклы хәбәрләр белән куандырды бүген. Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, әйтик, әлеге территориядә туган өченче һәм аннан соң бала өчен әти-әниләргә бер миллион сум күләмендә акча түләү бирергә. Бала Ерак Көнчыгыш федераль округында теркәлгән булырга тиеш. Әлеге акча исә биредә торак сатып алуга яки йорт төзелешенә тотылырга тиеш. Путин әлеге мәсьәлә буенча 3 ноябрьгә кадәр хисап бирергә кушты.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-boerygy-chenche-balaga-ber-million-sum

Бәйле