Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова барлык концертларын киләсе елга күчергән. Тамашачы “җырчының үзе белән берәр хәл булганмы икән әллә?” дип борчыла башлаган.

Гүзәл исә инстаграмдагы сәхифәсендә болай дип язган: “Килеп туган вәзгыять аркасында барлык концертларыбызны киләсе елга күчерергә мәҗбүрбез. Коронавирус, чикләүләр!

Күчерелгән концерт көннәре билгеле булуга хәбәр итәрмен. Тамашачым белән бик тә күрешәсем килә, очрашулар насыйп булыр дип өметләнәм. Сәламәт булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, — дип язган Гүзәл Әхмәтова.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/gzl-khmtovaga-ni-bulgan
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий