Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Җиде кат җир асларыннан да Кояшым миңа ярдәм итеп ята…»

Тиздән Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхигә багышланган музей үзенең ишекләрен ачачак. Музей сандугачыбызның туган ягы – Башкортстанның Тәтешле районы үзәгендә урын алачак. Әлеге зур эшне җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина башлап җибәргән.

– Фирүзә ханым, музей ачу җиңелләрдән булмагандыр?..
– Музей ачу – теләгем, хыялым булды. «Кеше китә, җыры кала» дигән әйтем белән тулысынча килешәм. Бу сүзләр әйтерсең Хәния апама төбәп әйтелгән! Тәтешлебезнең нәкъ уртасындагы балалар иҗат үзәгендә Туган якны өйрәну музее күп еллар эшләп килә. Кояшым (Фирүзә ханым апасы үлгәннән соң, аңа шулай дип эндәшә – Авт.) мәңгелек иленә киткәннән соң, аның берничә шәхси әйберен бу музейга бүләк иткән идем.

Бөтен уем, күңелем аның белән! Дүрт ел үтүгә карамастан, бу авыр халәттән берничек тә чыга алмыйм кебек. Музей ачарга теләгемне белдереп, Тәтешле район хакимиятенә мөрәҗәгать иттем. Ходайга мең шөкер, ниятемне якташларыбыз да хуплады. Музейда иң элек Кояшымның берсеннән-берсе матур, зәвыклы күлмәкләре урын алачак. Әлбәттә, һәр күлмәгенә тәңгәл китереп алынган түфлиләре, итекләре! Диплом, мактау кагазьләре, рәхмәт хатлары. Конкурсларда, бәйгеләрдә бирелгән бүләкләр. Бик күп видео һәм аудио кассеталар, картиналар, афишалар! Үз куллары белән язылган җыр текстлары, программалар, үзе уйнаган гармун! Апамның шәхси әйберләрен, киемнәрен бер сүзсез туган ягына биреп җибәргән өчен, Габделхәй җизнигә, Алиямә, киявебез Илнурга, Алсуыма, мең рәхмәт!

– Казанга еш киләсезме?
– Казанга бер көн эчендә генә ниятләп, кинәт кенә чыгып китеп булмый. Үземне алдан төрлечә әзерлим. Шуңа игътибар иттем. Анда барырга уйлап, әзерләнеп йөргән көннәрдә һәрвакыт Кояшым шатланып, елмаеп, матур итеп төшемә керә. Ни дисәң дә, ике дөнья арасында бәйләнеш бар. Аллаһ боерса, теләкләребез тормышка ашып, газиз кешемнең музей ишекләрен ачып керә алсак, җанымның бер кылы булса да тынычланыр иде дим. Бүлмәсе үзе кебек нурлы, якты!

Казанга килгәч, Кояшым каберенә барыр өчен бер көн әзерләнәм. Ул һәрвакыт аклык, сафлык төсен яратты. Үзенең дә йөрәге саф, күңеле пакь иде. Шуна күрә һәр барганымда, Кояшымның каберенә ак гөлләмәләр алып барам.

– Фирүзә ханым, сез инстаграмдагы шәхси сәхифәгезне бик актив алып барасыз. Шул рәвешле Хәния Фәрхинең иҗатын дәвам итәсез сыман.
– Инстаграм дигәннәрен бик кызыклы аралашу чарасы итеп кабул итәм. Безнең өчен яңалык бит бу. Инстаграмда яшим сыман. Элегрәк урнаштырган материалларны кереп карыйм да, ниләр генә язмаганмын, нинди генә фотолар куймаганмын. Аларга шундый матур сүзләр язучылар бар. Мәгънәсез сорау бирүчеләре дә юк түгел. Элегрәк игътибар итми идем. Хәзер ничектер үзем дә усалландым. Әллә картаям инде шунда. Хәния апаның иҗатын дәвам иткән кебек килеп чыга да. Нигәдер аның тормышы, кичерешләре белән яшим шикелле. Кулыма фотосын алсам, үзен күргән сыман булам. Иртә таңнан кичкә кадәр аның белән. Мәңгелек дөньяга китеп баргач, аңа Кояшым дип әйтә башладым. Ул чыннан да кояш иде. Үзем дә сәнгать өлкәсендә эшлим. Сценарийлар язабыз, җырлыйбыз. Әлбәттә, Кояшымның җырларын җырламыйча, кемнекен җырлыйм инде?! Аның һәрбер җыры мәгънәле, тормышчан. Шуңа иҗатын дәвам итү дигән сүзләр колакка шөкәтсезрәк ишетелсә дә, исән чагымда Кояшымны оныттырмам, дип әйтәм үземә. Күңелемне чуалткан кешеләргә шуны әйтәсем килә: сез нәрсә генә әйтсәгез дә, күңелләр саф, чиста, ачу сакламыйм. “Моңа кадәр кая булдыгыз? Апаң үлгәч кенә килеп чыктың”, – дип язалар. “Аның данына күмелеп йөрисең” – дигән кешеләр дә бар. Мин бар идем, исән идем. Миңа инде, дускайларым, 51 яшь. Әмма ул вакытларда инстаграм булмады. Беренчедән, аралашу чарасы юк иде. Икенчедән, Кояшым исән иде. Ул үз дөньясын үзе алып барды, сәхнәдә җырлады. Ә мин аның тормышына карап, сокланып, аны яратып, туган ягымда көттем. Чөнки безнең аралар 600-700 чакрым иде. Ара ераклыгы гына безне әрнетте. Ә болай без икебез бербөтен булып яшәдек.

– Соңгы тапкыр Хәния апаны төштә ничек итеп күрдегез?
– Соңгы вакытта еш керә башлады. Елмая, һәрвакыт матур күлмәктән. Авылда йә Казанда икәүләп йөрибез. Бергә чәй эчеп утырган итеп тә күрәм. Төшемдә һәрвакыт сөйләшәбез, хәтта икәүләп җырлап йөрибез. Ә менә мәңгелеккә киткәннең баштагы мәлендә, ярты елга кадәр бер мәртәбә дә төшемә кермәде.
Соңгы атнада шундый матур төш күрдем. Газиз әниемә хәер биреп, дога-аятьләр укыттым. Кечкенә вакытта бәрәңге бакчасы артында гына елга ага иде. Аны чыгасың да урман башлана. Әни чәй кайнатканчы, без шунда каен җиләге җыеп кайта торган идек. Шул болынны күрдем! Нәкъ яшь чагыбызны күрдем! Кояшым белән төштә икәүләп җиләк җыйдык. Ул миңа: “Апай, алтыным, кып-кызыл җиләкләр. Ал әле, ал!” – дип учына тутырып җыйган җиләкләрен суза. Уянып киттем дә, бу рәхәтлекне күңелемнән ничек җибәрим микән дип түзеп торам. Югыйсә, төш кенә икәнен беләм. Кулыма каләм алып, төшемне кәгазьгә язып куйдым. Җиде кат җир асларыннан да Кояшым миңа ярдәм итеп ята. Аллаһның рәхмәтендә булса иде. Матур төшләргә керсен, рухы шат булсын иде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/khniya-frkhine-selese-ide-kat-ir-aslarynnan-da-koyashym-mia-yardm-itep-yata

Бәйле