Илмира Нәгыймова: «Белә торып яздым, чөнки башка чара тапмадым»

-- Лейла

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә ирле-хатынлы җырчылар Руслан Кираметдинов белән Илмира Нәгыймова арасындагы низаг күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Илмира үз Инстаграм аккаунтында аерылулары турында язып чыкты. Сәбәбе – Русланның эчүе һәм аңа кул күтәрүе, диде. Сторисларга иренең исерек вакытын һәм беләгендәге кара янган таплар белән үз фотоларын да урнаштырды. Шул уңайдан без Илмира белән телефоннан элемтәгә кереп, сорауларыбызны бирдек.

– Руслан минем бөтенләй җырламавымны, өйдә генә утыруымны теләде. Мин аңа: «Әйдә утырам, алайса акча алып кайт», – дия идем. Рәхәт тормыштан бармадым бит инде бу адымга – ирең акча да эшләмәсен, кул да күтәрсен! Аның бит бернинди бизнесы да юк. Банкетларда бергә эшләгән акчага гына яшибез. Анда да күбесенчә мине чакыралар. Мин чыгыш ясау турында сөйләшүләр алып бармый идем, элемтә өчен Русланның телефонын яза идем. Ә ул трубканы ала да: «Ул берүзе эшләми», – дип җавап бирә. Андый вакытта котыра, акыра иде. «Бары тик икәүләп кенә җырлыйбыз»,– дип шарт куя иде.
Балаларны каядыр алып бару турында сүз дә юк. Гомер эчендә бер аквапаркка бардык. Анда да эчеп, тавыш күтәрде. Балалар куркып, юрган астына качты. Аларның да психикасына зыян бит инде бу.
Дуслары белән еш кына күңел ачарга ярата. Дуслары күп, чөнки матур җырлый, аны хөрмәт итәләр. Аның кул күтәрүенә дә, холыксызлануына да халык ышанмый. «Ул бит матур җырлый», диләр. Җырлау бер нәрсә, тормыштагы кешенең үз-үзен тотышы икенче нәрсә икәнен аңламыйлар. Минем туганнарым миңа теләктәшлек күрсәтә, күптән минем аерылуымны тели иде. Аннары шунысы да бар – уртак дусларыбыз аны да яклый, мине дә яклый. Шуңа кешене тыңламыйча, үземчә эшләргә кирәк дигән карарга килдем. Мин арыдым.
Социаль челтәрләрдә икебез дә чыгыш ясадык. Руслан хәзер гафу үтенә, кайтуымны көтә. Мин аңа: «Син бит мине бөтен халык алдында оятка калдырдың. Мине хыянәт итә торган, балаларын карамаган, сине кыйный торган хатын дип атадың», диюемә «кызып кителгән», ди.
Моңарчы да үзгәрәм, дип психологка да барып карады инде, нәтиҗәсе булмады. Хәзер дә барам, төзәләм, ди.
Мин аның белән аралашмыйм, телефонда «кара исемлек»кә керттем. Ә ул туганнарыма шалтыратып: «мин төзәләчәкмен», дип вәгъдәләр бирә. Тик ул бу сүзләрне инде 10 ел кабатлый. Бүтән ышанмыйм. Уртак җырларыбызга килгәндә, проблема юк, ул үзенекен, мин үземнекеләрне башкарырбыз.
Ә инде үзара мөнәсәбәтләребезне инстаграмга чыгаруга килгәндә, бу адымга мине, беренчедән, аның чираттагы исерек килеш рульгә утыруы, икенчедән, мин Мәскәүдә гастрольдә чагында сеңелемә гауга куптаруы этәрде. Имеш, ул шалтыратканда мин трубканы алмаганмын. Иртәнге 4тә бит ул! Мин, гомумән, төнгә телефонның тавышын сүндерәм.
Ике тәүлек эшләп, өйгә кайткач, кулларымны борды — янәсе, мин типтереп йөрим Мәскәдә. Икебез бергә йөрү кыйбатка төшә, бару-кайтуыбыз үзен акламый. Оештырсын иде, юк бит. Бу низаг соңгы тамчы булды, бүтән түзәрлегем калмады. Инстаграмда чыгаргач, кире кайту булмаячагын аңлап, бу адымга бардым. Күбрәк үзем өчен. Чөнки мин моңарчы гел кичердем, гел килешүгә ризалаштым.
Халык чәйнәсен әйдә. Бернигә дә карамастан, мин үз карарымда калам. Белә торып яздым, чөнки башка чара тапмадым.
Интернетта комментарийларда Русланны яклауларына килгәндә, якласыннар! Бу нормаль күренеш. Тамашачыларыбызның яртысы аның яклы, яртысы минем яклы.

Ситуациягә карата Руслан Кираметдиновның да фикерен белергә теләп, аңа да мөрәҗәгать иттек. Ул гаиләсен саклауга өметен өзми: «Бүтән бу темага сөйләшәсем килми. Бу безнең гаилә эшебез. Күргәнен күрдегез инде – Ильмира булмаган әйберләрне дә чыгарды, аларның яртысы ялган. Бәлки кызган баштан чыгаргандыр инде, белмим. Дөресе безнең арада гына, шуңа күрә, Алла боерса, бар да җайланыр, онытылыр. Миңа барыбер инде, чыккан икән чыккан – беркем дә фәрештә түгел бу җирдә. Мин гел гаилә яклы булдым һәм калам да. Минем өчен иң зур байлык – тормыш иптәшем белән бергәләп үз балаларыбызны үстерү».

http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/khalyk-syls-sylsen

Бәйле