Хыял чынга ашмады, яки киелмичә калган зәңгәр пәлтә…

Университетта укыганда, Казан кибетләренең берсендә шундый матур зәңгәр пәлтә күрдем. Үз гомеремдә бер генә киемне дә шулай нык ошатмадым бугай! Әй матур иде шул ул пәлтә! Сәдәфләре елкылдап тора. Биле ялгап тегелгән, гәүдәгә килешле. Якасы мин яратканча – түгәрәк.

Курсташ кызларны да кибеткә алып барып, киеп-киеп күрсәттем. «Килешә, тик нинди акчага алмакчы буласың, бигрәк кыйбат бит, 200 сум!» – диделәр. Әй хыялландым инде шул пәлтә белән. Аена 45 сум стипендия алып шуңа гына яшәгән (әти мәрхүм инде, әни колхозда 10-15 сумга эшләп йөри бугай) студентка кыз өчен 200 сум бик зур акча инде. Лекцияләрдән соң кибеткә шул пәлтәне карап кайтырга баргалыйм. Тора икән әле, алмаганнар дип сөенәм.

Йөри торгач, шундагы бер яшь кыз белән дә танышып киттем. Бу акчаны ничә айда җыяласың, диде бервакыт бу миңа. Җавап бирә алмыйча торуымны күргәч, үзе тәкъдим ясады: «Ике айга саклауга куялам, үзем өчен дигән булып…» – ди. Аңладым! Аның бу сүзләренә шатланган булып, кибеттән чыгып киттем. Кайдан аласы бу акчаны?! Башта гел шул уй. Кирәк бит (ул вакытта «Аллаһның рәхмәте!» дип уйлый белү юк бит инде. Студентка һәм комсомолка!), тулай торак ишегендә белдерү күрдем. «Казан» санаториена җыештыручы кирәк». Икенче көнне лекцияләрдән соң шуны белешергә йөгердем. Шунда ук алдылар. Укудан соң гына йөрү алуым белән дә ризалаштылар. Күренеп тора, бик озак җыештыручы булмаган монда. Бөтен җирдә тузан, тәрәзәләр юылмаган. Җиң сызганып эшкә тотындым.

Лекцияләрдән соң шунда ашыгам. Врач Әпсәләмова фамилияле иде. Танылган язучының берәр кешесе микән әллә, дип тә уйлый идем, тик үзеннән сорарга уңайсызландым,нишләптер. Шул врач мине гел мактады инде: «Вәт бит татар кызы ничек тырыш!» – дип. Аена 95 сум хезмәт хакы аласы дип шулай тырыштым инде. Бер ай эшләгәч алдым да. И шатландым инде. Акчаны җыеп куйдым,100 сум булсын дип, стипендиядән дә өстәп. Икенче айның акчасын алам да, теге пәлтәне барып алам дип куанып, очына-очына эшләп йөргәндә хыялымны җимереп ташлаган, шуңа да гомерем буена истән чыкмаган хәл булды.

…Беркөнне тагы эшкә санаторийга килдем. Палаталарның берсенә чиләк, чүпрәкләрне күтәреп кердем. Бер ир чемоданга әйберләр тутырып маташа. Көчәнүдән йөзе кызарып чыккан, маңгаенда тир. Мине күргәч, тагы да кызара төште бу. Нигәдер курку да чыкты йөзенә. И хәзерге акылым булса! Күңелемә шик керер иде, ичмаса. Юк шул! Көчәнүен күп әйберен сыйдыралмыйга, сагаеп калуын чемоданын карават өстенә куюдан уңайсызлануына юрадым. Имештер, аны ак җәймә өстенә куюдан уңайсызлана. Бик ашыгып чыгып китүенә дә сәбәп таптым: автобуска соңга каладыр.

Икенче көнне завхоз үз бүлмәсенә керергә кушты. “Кичә син җыештырган бүлмәләрнең берсеннән келәм югалды бит, беләсеңме син шуны?! Ник фәләненче бүлмәдә бер генә келәм калуын миңа кереп әйтмәдең?”  Бүлмәләр күп бит, абайламаганмын. Кыскасы, ничек кенә үземне акларга тырышсам да, келәм өчен минем бер айлык хезмәт хакын тотып калдылар. Хыял чынга ашмады!

Гомерем барышында мин нинди генә матур пәлтәләр кимәдем! Тик барыбер, теге хыялда йөреп тә, киелмичә калганына берсе дә җитмәстер кебек тоела иде. Әле дә шулай тоела…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/khyyal-chynga-ashmady-yaki-kielmich-kalgan-zgr-plt

Бәйле