София Перес: Иремнең татар һәм мөселман динендә булуын телим

София Перес үзен Суфия дигәнгә каршы түгел.  Мулла кушкан исеме ул аның. Әтисе – куба егете, әнисе – татар кызы. Татарстанга укырга килгән Лино Асияне бер күрүдә ярата. Кыз да үлеп гашыйк була. Нәтиҗәдә матур гаилә барлыкка килә. Әмма Мөслимне генә түгел, бөтен Татарстанны шаккатырып Асия Кубага китеп бара. София исә шунда туа.

Бер үзендә әллә ничә төрле гореф-гадәт, милли традицияләр йөртә ул. Сөйләшкәндә дә бер генә телдә фикерен әйтеп җиткерә алмый. Үзе дә сизмәстән йә инглиз теленә, йә испанчага, йә русчага күчә. Безнең белән бик тырышып татарча сөйләште ул. Янәшәсендә 5 яшьлек кызы Мария-Бенита да бар. Сабый да әнисе төсле дүрт тел өйрәнеп килә. Матур итеп «әнием» дип тә эндәшә, «мама»га да күчә. Без София белән аның үткән тормышы, бүгенгесе, алдагы хыяллары хакында сөйләштек.

– Әтиең белән әниең хакында сөйлә әле?

– Әтием әниемне бик ярата. Алар бишенче курста туй ясыйлар. Казанда мондый туйның үткәне булмый әле. Шуңа да мәҗлескә күп кеше җыела. Әбием дә, бабам да әниемнең сайлаган язмышына кысылмый, биш ел буе аларның мәхәббәтләренең ныгуын күрәләр. Әтиемнең әни өчен өзелеп торуын күргәч, өйләнешүләренә риза булалар. Мәхәббәт үзенекен эшли. Алар 1982 елда Кубага күчеп китә. Дүрт елдан мин дөньяга килгәнмен. Әтием – хәрби кеше. Миңа ике ай булганда әтиемне интернациональ бурычын үтәү өчен Анголага җибәргәннәр. Ул анда ике ел хезмәт итә. Әнием исә хәрби-диңгез академиясендә курсантларга рус теле укыта. Әтием оставкага чыга да сәясәткә кереп китә. Шушы вакытта – Россиядә, аннан соң Кубада үзгәрешләр башлана. Әбием үлгәч, әни Мөслимгә әтисе янына мине алып кайтып китә, әти исә Кубада кала. Хәрби булгач, аны илдән чыгармыйлар. Әнә шулай итеп, гаилә таркала. Авыр булса да, алар тату аерылыша. Гомумән, Кубада ир белән хатын аерылышканда балаларның психикасын бозып, тавыш куптарып йөрмиләр.

– Әниең монда кайткач, яңа гаилә кордымы?

– Без бабаебыз янына кайттык. Тик Мөслимдә озак яшәмәдек. Әни балачак дусты Мулланур абыйны очратты. Бераздан алар кушылдылар. Мин дә каршы булмадым. Без Азнакайга күчендек. Бабам да безнең белән Азнакайга күченде. Мулланур абыйга әти дип йөри башладым, ул мине бик яратып үстерде. Мулланур әтием кара-кучкыл тәнле, бөдрә чәчле иде. Бик күпләр мине аның кызы дип уйлый иде.

– Кубага барганыгыз бармы?

– Әни белән Кубага 9 сыйныфны тәмамлагач барырга насыйп булды. Әтием Лино без Кубадан кайтып китәр алдыннан әниемә, берәр кайчан кызымны миңа күрсәтергә вәгъдә бир, дип озатып калган булган. Хәрби булгач, илдән чыга алмаячагын белгән ул. Әнием биргән вәгъдәсен үтәде. Әтием Мулланур да каршы килмәде. Анда минем 15 яшьлек туган көнемне уздырырга, каникулны шунда үткәрергә ниятләдек.  Бик матур итеп Куба традицияләре буенча туган көнне уздырдык. Вакыт сизелми дә узып китте,  ә менә минем кире Татарстанга кайтасым килми генә бит. Ахыр чиктә, әни үзе генә Азнакайга юл тотты.

Әтием Лино күптән өйләнгән, әмма аларның уртак балалары юк иде. Мин андагы мәктәптә тагын 3 ел укыдым. Андагы олимпия резервы мәктәбендә волейбол белән шөгыльләндем. Аннары исә биохимик һөнәрен үзләштерү өчен Гавана университетына укырга кердем. Шул чакта җырга сәләтем ачылды.

Беләсезме, 20 яшемдә күңелемә әллә ни булды. Әтием Мулланур инде мәрхүм иде. Әнием ялгыз, аның янына кайтасым килде. Өченче курста укыганда, Казан дәүләт университетына күчендем. Монда кайткач, мәчеткә барып, Суфия исемен алдым. Әнинең әбисенең исеме ул. Шулай итеп җаным тынычлык тапты. Мин ислам динен сайладым. Әни белән мәчеткә йөри башладык. Динне өйрәнү теләге көчле булды – мәдрәсәгә укырга кердек.

– Җырга ничек тартылдыгыз?

– Әтием Линоның геннары үзенекен иткәндер. Аның бабасы да симфоник оркестрда эшләгән. Әти үзе дә Казанда укыганда Игорь Тюрлик джаз төркеменә йөргән. Мин дә күбрәк джаз яратам. Русча, татарча, испанча, инглизчә, итальянча, протугалча җырлыйм. Музыка белән яшим. Көйләр дә язам. Башта «Авация» шоу-балетында эшләдем, аннары «Шоколат» төркемендә җырладым.  Хәзер исә «Халыклар дуслыгы» йортында төрле чараларда катнашам. «Вертолет» яшьләр үзәгендә этно-мәдәни чаралар уздырам. Үземнең проектларым күп. Максатым – күпмилләтле Татарстан халкын берләштерү. Бездә 173 милләт вәкиле яши. Алар дус-тату. Моның нигезендә дөрес итеп алып барган сәясәт ята. Балаларга кечкенәдән үк төрле милләтләрнең мәдәниятен өйрәтеп үстерергә кирәк дип саныйм. Сабыйлар өчен дә проектлар әзерлим.

– Татарстандагы ризыклар ошыймы?

– Кубага барсам – андагы ризыкларны яратам. Алар дөге, фасольгә өстенлек бирә. Өстәлләрендә ногыт борчагы, яшелчәләр, тавык ите, җиләк-җимеш һәм татлы ризыклар тора. Татарлар чәй эчсә, алар тәмләп каһвә эчә. Андагы кебек каһвә башка бер җирдә дә юк. Каһвә ярату алардан килә. Татарстанда исә бәрәңге тәкәсе, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбыйны яратып ашыйм.

– Кызың турында сөйләп үтсәң иде.

– Без аның әтисе Павел белән Бауман урамында таныштык. Бер-беребезне аңлап яши идек. Бераздан аралар суынганын сиздек. Мин кубадагыча фикер йөртәм. Ирем дә акыллы булып чыкты. Дус-тату гына аерылыштык. Әлегә документлар алыштыру эшләре белән мәшгульмен. Кызым исә әтисен дә, мине дә ярата. Алар Павел белән аралашып тора. Мария-Бенита Казанның 89 нчы «Мәрҗән» татар бакчасына йөри. Әнием дә Питрәч районының Светлый бистәсенә күченде.

– София, нинди хыяллар белән яшисез?

– Иҗат итәсем килә. Тагын  кияүгә чыгар идем. Иремнең татар, мөселман динендә булуын телим. Мин – ирек ярата торган хатын.  Иҗатыма каршы килмәгән кеше кирәк. Үз тиңемне очратсам, аны бәхетле итәр өчен бар көчемне куярмын. Иҗатка килгәндә, төрле телләрдәге җырлар янәшәсендә татарныкын да халыкка чыгарасым килә. Милләтара дуслыкны ныгытыр өчен тагын да күбрәк проектлар алып барыр идем. Дус-тату яшәү   балаларыбыз өчен бик кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66216/

Бәйле