COVID яллары: нәрсә ярый һәм ярамый?

Президент хуплады. Россия күләмендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атна игълан ителде. Шул ук вакытта хезмәт хаклары да сакланачак. Бизнеска да ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Статистиканы – түбән, вазгыятьне «бар да яхшы» итеп күрсәтмәскә. Россия Президенты Хөкүмәт әгъзалары белән шул хакта сөйләште.

Киеренкелек саклана

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова дәүләт башлыгы белән утырыштагы хисабын ил күләмендәге вазгыять белән таныштырудан башлады. Бер айдан артык чир йоктыручылар саны артуын күзәтәбез. Бер тәүлеккә 35 меңләп кешедә коронавирус ачыклана. 35 төбәктә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. «Хәзерге вакытта сырхаулар өчен 276,5 мең урын булдырылган, шуларның 86,6 проценты файдаланыла. Үлүчеләр саны арту да борчу уята», – диде Татьяна Голикова. Хәлләр катлаулы булган төбәкләр арасында Татарстан да бар.

Татьяна Голикова сүзләренчә, күңел ачу чаралары, рестораннарның төнге эшен туктату кирәк, шулай ук битлек режимын көчәйтү дә зыян итмәс. Россия төбәкләре халыкны коронавируска каршы тест белән тәэмин итүне дә, эшләми торган атна узгач, QR-код системасын куллану тәҗрибәсен дә арттырырга мөмкин булыр иде.

– Без бу чараларның җиңел кабул ителмәгәнен дә, кешеләрнең моңа ничек каравын да аңлыйбыз. Ләкин бу чараларны халыкның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык тоеп тәкъдим итәбез. Кеше тормышыннан да кыйммәтрәк нәрсә юк икәнен яхшы аңлыйбыз, шуңа да бу тәкъдимнәрне хуплавыгызны сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте ул Владимир Путинга.

Россиянең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов чыгышыннан аңлашылганча, чикләүләр ике атнага кертелгән очракта, Россия икътисадының югалтулары якынча 60 млрд сумга (көненә 4әр млрд. – Ред.) җитәчәк.

Вице-премьер тәкъдим иткән чаралар:

– кече һәм урта бизнесның зыян күргән тармакларына 1 хезмәткәргә 1 МРОТ (минималь хезмәт хакы күләме, Татарстанда бу – 12792 сум. – Ред.)  күләмендә акчалата ярдәм;

– ФОТ 3.0 дип аталган ташламалы шартларда кредит бирү программасын янәдән башлап җибәрү.

Президент әйтте

Россия Хөкүмәтенең ил күләмендә эшләми торган атна игълан итү тәкъдимен Президент Владимир Путин да хуплады. Шунысы да бар: төбәк башлыклары 30 октябрьне көтмичә, ялларны алданрак игълан итә ала. Аның әйтүенчә, хәзер иң мөһиме – яңа дулкынны булдырмау. Шул ук вакытта коронавируска кагылышлы мәгълүматны да җете төсләргә буямыйча бирергә кирәклегенә басым ясалды.

– Статистиканы – түбән, вазгыятьне «бар да яхшы» итеп күрсәтмәскә! Бу – җавапсызлык һәм бик куркыныч. Әгәр дә төбәктә коронавирус белән авыручылар саны арта икән, бу әле шушы төбәктә начар эшлиләр дигән сүз түгел. Киресенчә, бу – нәтиҗәле эшнең чагылышы. Федераль үзәк үлем-китемнәр буенча да, хастаханәгә ятучылар саны буенча да чынбарлыкны күрә. Шуңа күрә нәрсәне дә булса яшереп торуның мәгънәсе юк, – диде Владимир Путин.

Россия Президенты Хөкүмәт вәкилләре белән киңәшмә вакытында ил халкын коронавируска каршы вакцина ясатырга да чакырды. Ул кешеләрне үз сәламәтлеге, башкалар иминлегенә җаваплы карарга сорады.

– Сүз бит сезнең сәламәтлек, иминлек, ахыр чиктә, туганнарыгызның сәламәтлеге турында бара. Беләсезме, мин үземнең якыннарыма, дусларыма карыйм да – аптырыйм. Дус-ишләрдән: «Вакцина ясаттыңмы?» – дип сорагач, «Юк, син ясатканны көтәм», – дигәннәр иде. Ярар, мин ясаттым, болар әле дә юк. Ник? Көтәбез, диләр. Сәер инде. Бер карасаң, югары белемле кешеләр. Безнең вакцина нәтиҗәле, әйбәт, – диде дәүләт башлыгы. – Бу катлаулы чорны узуның ике генә юлы бар – авырып алу яисә вакцина ясату. Әмма вакцинация яхшырак. Ни өчен авыруны көтәргә?

Кайбер төбәкләргә COVID ялларын иртәрәк кертү тәкъдим ителсә дә, Татарстан башка юл сайлады. Республиканың оператив штабы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшкәч, түбәндәге карарга килде:

– 11 октябрьдән кертелгән чикләү чаралары гамәлдә калачак. Ягъни кафе-ресторан, сәүдә, фитнес үзәкләренә керү – QR-код буенча гына;

– вакцина ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри үзиоляция режимы саклана.

Шулай ук 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр:

– җитештерүне туктатып булмый, өзлексез эшли торган предприятие, оешмалар;

– тормыш-көнкүрешне тәэмин итүче предприятие, оешмалар;

– дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары;

– күпфункцияле үзәкләр;

– белем бирү учреждениеләре эшен дәвам итәчәк.

Оператив штаб һәм Роспотребнадзор вәкилләренә 30 октябрьгә кадәр киләчәктә эшне ничек оештыруга бәйле тәкъдимнәр әзерләргә, вакцина ясатуны арттыру бурычы куелды.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66177/

Бәйле