Хәния Фәрхи турында танышлары: «Юксынмаган көнебез юк…»

-- Лейла

Халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында истәлекләрне дәвам итәбез. Бүгенге героебыз – Габделхәй абыйның бертуган сеңлесе Венера ханым.

Хәния апа иренең 5 сеңлесе арасыннан аны аеруча ярата, хөрмәт итә иде. Чөнки Венера ханым белән аларның фикерләре, дөньяга карашлары һәм серләре дә уртак булды. Алар икесе дә 1960 елның 30 маенда туганнар. Башта туган-тумачалары, дуслары Хәниянең туган көненә Казанга концертка җыелалар, аннары Киек авылына Венераның туган көненә китә иделәр. Әнә шулай матур итеп, дус һәм тату яшәде алар. Хәния апа Венераның кызы Эльмираның балаларын һәрвакыт яратып сөйли иде. 35 яшен тутыручы Эльмира бүгенге көндә – 5 бала әнисе. Хәния диюгә Венера ханым: «Ат кебек эшләде, дөньялары җитеш, балалар үсеп җиткәч кенә, һич уйламаганда китеп барды. Бер дә үзен сакламады, «эш», – дип чапты да, чапты. Тапкан малларының рәхәтен күрә алмады. Әҗәле йөрткәндер инде, Тәтешлегә берүзе ашкынып кайтып киткән бит. Урыны җәннәттә булсын туган апаның» – диде.
Әнинең алтынчы кызы булды
Абый Чаллыда баш инженер булып эшләгәндә, Госман исемле дусты аркылы, Хәния белән танышкан. Алар беренче тапкыр Казан Сабантуенда очрашканнар. Шуннан соң, озак та тормады, абый аны авылга безгә күрсәтергә алып кайтты. Ул вакытта Хәния бу дәрәҗәдә үк йолдыз түгел иде әле. Шулай да «Мәскәүдәге яшел күлмәкле җырчы» турында ишетеп белә идек, телевизордан да күргәләгән бар иде.
Барлык туганнарыбыз бергә җыелган ямьле җәй ае иде. Хәнияне безнең күпбалалы гаилә бик җылы кабул итте. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Аның мөлаемлегенә, тырышлыгына, ихласлыгына барыбыз да бер күрүдән гашыйк булдык.
Әни Хәнияне аеруча яратты. Алар гел бергә сөйләшәләр, серләшәләр иде. Хәния авылдагы бар эшне дә эшләде: ашарга да пешерде, керен дә юды, сыер да сауды. Әни аны үзенең кызы кебек кабул итте, балалы булуы турында беркайчан да сүз кузгатмады. Алияне үз оныгыдай яратты. Авылга әти-әни янына иң еш кайтып йөрүчеләр абый белән Хәния булды, шуңа да әни якын иткәндер аны. «Минем җиденче балам кайтты, Хәния минем тагын бер кызым», – дия иде әниебез. Безнең әни – 80, әти 87 яшендә вафат булды. Әни үлгәч, Хәния әтине үзләренә алып китеп тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Әти дүрт ел Габделхәй абый белән Хәния апай тәрбиясендә яшәде. Үләр вакыты җиткәч кенә, үзе сорап авылга кайтартты. Алар гастрольдә чагында әтине карашырга ике апам, ике сеңлем килә иде. Туган апай: «Чиратлап карамыйбыз! Шушында, малае өендә тора!» – дип, беребезгә дә сүз әйттермәде. Үзсүзле иде үзе. Абый да шундый минем. Бер әшәке килен булса: «Әнә биш кызы бар, малай гына карап ятмасын», – дип әйтер иде. Әти дә Хәнияне яратты, хөрмәт итте. Икесенең дә урыннары җәннәттә булсын.
Авылны бик яратты
«Икебез бер яшьтә булсак та, мин Хәнияне «туган апай» дип йөрттем. Бер үк көнне тугангадыр инде, безнең характерларыбыз да бик нык ошаган иде. Әле генә шаркылдап көлсәк, шул минутта кычкырып елап җибәрә торган сизгер күңелле кешеләр без.
Халык арасында танылган йолдыз, зур дәрәҗәле кеше булуына карамастан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр искиткеч гади, ихлас булды ул. Хәниянең бер эштән дә тайчынып тормавына сокланып яшәдек. Авыл эшен бик яратып башкара иде. Моннан тыш, табигатьтә булырга, бергәләп гөмбә-җиләк җыярга, мунча себеркеләре әзерләргә яратты. Кыяр-помидорны чишмә суы белән «эх» дигәнче тозлап куя, ул телеңне йотарлык тәмле була.
Хәния белән өйләнешкәч, абый туган авылыбыздагы мунчаны яңартып, әллә ничә кеше берьюлы керә алырлык зур итеп төзеде. Бөтен туган-тумача, дуслар җыелышып, самовардан чәйләр эчеп, озаклап мунча керүләребез күңелдә уелып калган. Шул мизгелләр сагындыра.
Хәния белән мунча керүләрнең рәхәтлеген сөйләп бетерә торган түгел. Ул кызу мунчада чабынырга, рәхәтләнеп сөйләшергә ярата иде. Аның белән мунчада вакытның узганын сизми дә каласың.
Ул китек, ватык савыт-сабаны яратмады. Әз генә чатнаган әйберне күрсә дә, ташлый иде.
Туган апайның бер гадәте исемдә калган. Берәр вакыйга турында тәмләп сөйли-сөйли дә: «Аңладыңмы? Аңламасаң, кабат тагын аңлатырмын, яме», – дип куя торган иде. Һәм иренмичә яңадан аңлата иде. Берәребез кеше сөйли башласа, безне шып туктатты, үзе дә беркайчан кеше һәм гайбәт сөйләмәде.
Киемнәр тектереп бүләк итте
Хәния белән абый танышып озак та үтми туй ясадылар. Сабантуйда очрашканнар иде, яңа ел алдыннан, 24 декабрьдә никахларын теркәделәр. Аннан соң шул көнне кызлары Алсу туды.
Туйдан соң, фатирларында ремонт тәмамланганчы, бездә торып алдылар. Минем тормыш иптәшем Хәнияләр төркемендә эшләде. Ә мин Алия белән Алсуны карадым. Алсу кечкенә чакта күршеләре Гөлгенә дә ярдәм итте. Бала бакчага йөри башлагач, миңа да калдыра башладылар. Алар икешәр атнага гастрольләргә киткәндә, мин Хәнияләргә килеп тордым. Алсуны бакчага, Алияне мәктәпкә йөртә идем.
Туган көннәребез туры килгәч, һәр юбилейны бергә бәйрәм иттек без. Соңрак 31 май көнне тагын бер гаилә бәйрәме өстәлде – Алиянең малае Рамазан дөньяга килде. 1 июнь көнне абыйның туган көне. Без шулай берәр атна туган көннәр үткәрә идек.
Эшли дә, ял да итә белдек. Безнең районның табигате бик матур, мари урманнарына терәлеп үк диярлек тора. Табигатьтә балалар белән сулар кереп, балык тотып, вакытыбызны бик күңелле уздыра идек.
Хәния бәйрәмнәргә мул табыннар әзерләп куя. Бер сарыкны суялар да, казан асып, бик тәмле итеп пылау пешерә. Андый пылау барлыгын без ул килен булып төшкәч кенә белдек. Бәлешләре авызда эреп китә торган, бу дөньяда аның кебек бәлеш пешерә белүче башка юктыр. Ул балык ашларын сөйләп тә тормыйм инде…
Туган апай һәр туган көнемә затлы костюмнар бүләк итә иде. Без гаиләдә 6 бала. Хәния безнең барыбызны да бик яратты, ә мине, үзе кебек эчкерсез булгангамы икән, аеруча нык якын күрде. Костюмнарны туган көнемә махсус тектереп алып килә. Бөтен нәрсә дефицит вакытта шуларны киеп эшкә баргач: «О, тагын Хәния килгән, Хәния тектергән костюм», – дип хезмәттәшләрем соклана иде.

Абый һаман да радио тыңлый алмый
Туган апайның үлемен абый бик авыр кичерде. Кичерде генә түгел, хәзер дә авыр кичерә, ул моның белән килешә алмый. Габделхәй абый турында әллә нинди гайбәт сүзләр ишетелде. Мин аларның барысына да нокта куям. Алар дөреслеккә туры килми. Тәртипле, тырыш, чиста-пөхтә, акчалы кешегә ябышырга торган хатын-кызлар күп була. Ләкин абыйның беркеме дә юк, ул туган нигезебездә, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши. Алар матур гомер кичерделәр. Туганнарын, дусларын хөрмәт иттеләр. Хәния тәмле итеп ризыклар әзерләсә, абый өй эшләрен башкарды. Гаиләдә беренче бала булганга, ул әти-әнигә бар эштә дә булышты. Өйләнгәч тә, эшне аерып тормады. Идән дә юды, керен дә үтүкләде. Кунаклар килсә, урын җир әйберләрен алыштырып, урыннарны җәеп куя иде. Аларга кунаклар үзләре өйдә булмаганда да килеп, Казанны күреп, кунак булып китә иделәр. Балаларын яратты, хәзер оныклары өчен җанын бирергә әзер. Ул – яраткан әти, яраткан бабай. Абыйның Алияне төнлә Казанда машинада йөрергә өйрәткәне хәтердә. Ул яхшы укытучы булган, Алия бүгенге көндә машинада бик оста йөри.
Абый һаман да радио тыңлый алмый, интернетта утырмый. Телевизордан татар концертлары карамый. Инде 4 ел вакыт узса да, яралары төзәлми аның. Хәния турында сөйләшә башласаң, шунда ук күз яшьләренә тыгыла.
Хәниянең үлем хәбәрен ничек җиткерделәр икән аңа? Бүгенгәчә ул турыда сораша алганым юк. Тормышының иң авыр мизгелләре турында исенә төшерәсем килми. Ял көннәрендә, җаебыз чыкканда без, сеңелләре, кайтып йөрибез. Балалары Казан белән авыл арасына тузан төшермиләр. Абый кайгысын безгә күрсәтмәскә тырыша, оныклары белән юанып яши.
Хәния апаның үлеме кисәк һәм үкенечле булды. Әрәм булды… Бер дә үлем турында сөйләгәне булмады аның. Туган апаны юксынмаган көнебез юк. Ул безгә җитми, гаиләбезнең – җаны, өстәлебезнең бизәге иде», – ди Венера ханым.

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/yuksynmagan-knebez-yuk

Бәйле