Каенатаның иремә үзенә генә кайтырга кушуын ишеттем…

-- Лейла

Әти-әниләрне сайлап алып булмаган кебек, каенана белән каенатаны да сайлап алып булмый икән. Моның шулай булуына яши-яши инандым…

Мин тәртипле, намаз укучы гаиләгә килен булып төштем. Төштем дип инде, алар үз тормышлары белән авылда, без шәһәрдә көн күрәбез. Ирем, Аллага шөкер, бик тырыш, акча таба белә торган кеше булып чыкты. Бөтен нәрсәне үзебез булдырдык. Ләкин тормыш башлаганда авыррак булды. Иремнең әти-әнисе хәлле булсалар да, безгә беркайчан да матди яктан ярдәм итмәделәр. Алар тиеш тә түгел диярсез сез. Шулай, ләкин кызларына туган көннәренә кыйммәтле телефон бүләк иткәндә (без яртысын түләп, әлбәттә), иремнең туган көненә футболка бирүләре балаларны аеру кебек кабул ителә.

“Әти, әни” дип кияүгә чыккан көннән бирле дәшсәм дә, өйдәге эшләрдә булышырга тырышсам да, никтер мине үз итмәделәр. Хәзер эшләренә бик кысылмаска тырышам инде, чөнки каенана мин пешергәнне ашамый (гәрчә, таныш белешләр ризыкларымны мактыйлар), идән юарга җыенсам, әле юдым гына ди.

Ун елдан артык килен статусын йөртсәм дә, ирем үскән йортның чоланын күргәнем юк. Анда керергә миңа рөхсәт юк. Әйе, аны күрмәгәннән генә бер җирем дә кителми анысы. Беркөнне киштәдән китап алып битләрен актарып утырганда, каенана килеп керде. “Нинди китап ул?” – дип сорады. Бакча киңәшләре дидем. Аннары аны кире урынына куйдым. Озак та тормый, каената кереп шул китапны алып чыгып китте. Бүтән ул китапны күрмәдем. Шулай, миңа ул йорттагы әйберләргә кагылырга да ярамый.

Балалар шаулашмыйча тормый, әлбәттә. Каенана миңа бик еш: “Безнең балалар мондый түгел иде”, – ди. Ә берсендә каенатаның иремә үзенә генә кайтырга кушуын ишеттем.

Шундый мөнәсәбәттән соң, кайтасым да, шалтыратып сөйләшәсем дә килми. Бер кичкә генә кайтканда да, үземне чит, кирәкмәс кеше итеп тоям. Ярый әле ирем әйбәт.

Фәридә И.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kaenana-min-peshergnne-ashamyy-irn
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий