Артыгын карап, төпченеп утырырга кирәкми!

-- Лейла

Ирдән аерылып, үзем генә калгач, күпмедер вакыттан соң кабаттан кияүгә чыгарга уйлый башладым. Интернетта танышу сайтлары бик күп, сайлап теркәлергә генә кирәк. Әмма анда кешесе күп булса да, чынлап торып өйләнәм, малаең белән сине яныма алырга риза дигән ирләр бик әз. Әле сөйләшеп торыр өчен дә үзеңә кызык, күңелгә ятар кеше кирәк бит.

Берсендә таныш хатын ватсаптан бер ирнең фотосын җибәрде. Күргән-белгән кешесе дә түгел икән әле. Туганнары яши торган районда, ниндидер бер танышлары аша киткән фото икән, шушы егетне өйләндерергә иде дип әйткәннәр ди. Фотода ул кеше миңа бер дә ошамады. Бөтенләй дә! Бер дә мин эзләгән, миңа туры килердәй кеше түгел сыман иде ул. Мыеклы үзе, буе да минем чама гына сыман. Ә миңа үземә караганда озынрак буйлы кеше кирәк дип эзләдем. Шулай булса да, үземнең телефонны бу иргә бирергә каршы булмадым. “Ярар соң, язышып алганнан берни булмас”, – дидем дә, оныттым.

Белер-белмәс әллә ничә кеше аша, күпмедер вакыттан соң, бу егеткә минем телефон номерым барып җиткән шулай да. Ватсап аша миңа сәлам хаты язганда, ул егетне оныткан идем инде мин. Сөйләшә торгач кына минем номер анда ничек барлыкка килгәнлеге ачыкланды. Үзе көн саен язса да, мин аңа атнага бер генә җавап яза идем. Ватсапта фотосы тора бит инде, ул миңа ошамый. Бер дә минем кеше түгеллеген күреп торам бит. Ә ошамаган кеше белән сөйләшеп тә булмый.
Шуңа ул язганнарга сирәк кенә җавап бирә идем. Мин сирәк язгач, бәлки ул да бүтән язмас дип өметләндем. Ә берсендә шалтырата бу. Моңарчы язышып кына сөйләшә идек әле. Шалтыратты да, бу ялларда синең янга киләм, танышыйк, ди. Вакыты да ничек туры килүен әйт әле син, минем ике атна ял алган чагым. Әллә нинди зур эшләр дә юк, каядыр барасым да юк. Шуңа ризалаштым моңа. “Ярар, килерсең”, – дидем. Әмма адресны әйтмәдем.

Урамда очраштык, мин үзем белән улымны да алып чыктым. Бер ярты сәгатьләп кенә торырбыз да, керербез дигән идем, кая ди ул, көн узды йөреп! Паркларда да йөрдек, ике тапкыр кафега кереп утырдык, улым шунда ук уйнап та алды. Күзгә-күз күрешеп аралашканда кеше дә бүтәнчә икән. Шушы бердәнбер генә очрашу булды ул безнең. Бер айлап вакыт узгач, безнең янга күченеп килде ул. Өч ел бергә яшибез инде, әлегә нишләптер бала гына юк. Минем шуны әйтәсем килә: кыяфәткә карама икән. Интернетта кеше эзлисеңме, вапсап аша киләме ул фото сиңа – артыгын карап, төпченеп утырырга кирәкми. Чөнки кеше фотода – бер, чынлыкта икенче була.

Эльмира, Самарадан.

«Язмыш кочагы»
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий