Роспотребнадзор коронавирус буенча вәзгыять кайчан «тынычланачагын» әйтте

Билгеле булганча, бүген Россиядә коронавирустан авыручыларның 37 меңнән артык очрагы ачыкланды.

Ел азагында Россиядә коррнавирус белән авыручылар саны тотрыкланачак, дигән фикердә Роспотребнадзор белгече Наталья Пшеничная. 

Наталья Пшеничная ел азагында «цифрлар азмы-күпме тыныч булачак», дип фаразлаган ул. 

Билгеле булганча, бүген Россиядә коронавирустан авыручыларның 37 меңнән артык очрагы ачыкланды. Шуларның 140 тан артыгы — Татарстанга туры килә. Ковид белән вәзгыятьне җайга салу өчен Владимир Путин 30 октябрьдән эшләми торган атна игълан итте. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rospotrebnadzor-koronavirus-buencha-vzgyyat-kaychan-tynychlanachagyn-ytte

Бәйле