Рөстәм әфәнде: Чаллыда 100гә якын кеше җылы ризыкка мохтаҗ, әмма исерекләр кире борыла [видео]

-- Лейла

Әлеге игелекле чарада барлык ярдәм итәргә теләүчеләр дә катнаша ала.

Чаллы хәйриячесе, эшмәкәр Рөстәм Гатин атнага ике тапкыр – шимбә һәм якшәмбе мохтаҗларга кайнар ризык әзерли. Орган залы белән “Олимпийский” спорт комплексы территориясендә бушлай ашау урыны оештырыла.

– Көн саен диярлек 60-80ләп кеше килә. Алар арасында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да, әбиләр дә бар. Бөтенесенең дә үз язмышы… Ашарга килүчеләрдән нәрсәгә монда килдең дигән сораулар бирмибез, без ачыклар, бөтен кешене ашатабыз. Минем бер генә кагыйдә монда: исерек килеш килергә ярамый! Күбесе бу турыда беләләр! – дип сөйли бу чараны башлап җибәрүче Рөстәм Гатин.

Чыннан да араларында төрле кешеләр бар. 

– Мин үзем малосемейкада яшим. Пенсиям җитми! Җитмәсә, түләүләр дә күп бит. Рөстәм әфәнде безгә бик игътибарлы. Кайгыртып кына тора. Монда һәрвакыт тәмле ашаталар. Кайнар ризык, кайнар чәй бар. Чәй тәмнәре дә бирәләр. Бик рәхмәт, – дип сөйли Кәримулла бабай.

– Мин сентябрьнең 19ларында тукталышта боегып басып тора идем. Шунда мине баласы белән бер игелекле ханым күреп алды. Әлеге урын турында әйтте. Үз акчасын түләп, шушында озатып куйды. Шуннан бирле монда килеп йөрим. Акча җитмәгәнлектән инде… Пенсия әз, җиткереп булмый! Монда кайнар ризык тараталар! Шундый рәхәт монда, тәмле, – дип фикерләре белән уртаклаша Таһирә әби. 

Территориядә махсус вагончик бар. Хәзерге вакытта аны кышка әзерлиләр – эчендә ремонт эшләре бара. Монда бүлмәләр ясарга планлаштыралар. Кайнар ризыкны җылытыла торган вагончиктан бирергә уйлыйлар. Шунда ук киенү бүлмәләре, кечкенә генә китапханә дә булдырырга исәплиләр. 

– Мохтаҗлар арасында безгә булышып йөрүчеләр дә бар. Алар вак-төяк эшләрдә катнашалар. Без аларга булдыра алганча ярдәм итәбез. Хәзер 1 ел эчендә бу кешеләр миңа ышаналар. Мин аларның бөтенесен дә исемләп беләм. Агау белән түгел, эшкә урнаштыру, яшәү урыны булдыру кебек проблемаларны да чишәргә тырышабыз. Безнең белән күп кенә Чаллы предприятиеләре эшләргә теләктәшлек белдерә: шул ук КАМАЗ, Хайер мохтаҗларны эшкә алалар. Әле минем белән элемтәгә Мексикадан да чыктылар. Мексикадан бер хәйрияче безгә чәй җибәреп тора. Әгәр дә чәй бетә икән, мин шундук аңа хәбәр итәм һәм ул шундук чәй белән безне тәэмин итә. Башта ул язгач ышанмаган идем, ләкин ул икенче тапкыр язды. Аннары сөйләшә торгач, моның чынлыкта да ярдәм итәргә тырышуын аңладым, – дип сөйли Рөстәм Равил улы.

Әле шушы көннәрдә генә Рөстәм Гатин Чаллының инициативалы ярдәмчел кешеләре белән “Хәйриячеләр союзы” оештырып җибәргән. Ул “Орион” яшьләр үзәге базасында эш башкарачак. Монда алар кыен хәлләрдә калган яисә өйләрендә кыйналып, җәберләнеп яшәүче хатын-кызларга булышырга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, мохтаҗ булган авырлы хатын-кызларга, шулай ук йортсыз хайваннарга да ярдәм итәргә планлаштыралар. Бу идеяне Чаллы администрациясе дә хуплап чыккан. Хәйриячеләр алга таба шушы үзәккә җыелып, килеп чыккан сорауларга җаваплар эзләргә, проблемаларны хәл итәргә, республика грантларына махсус проектлар язарга исәпләп торалар.

– Безнең турында күп кеше белә. Күп кеше ярдәм итәргә тора. Әйтик, депутатлар, эшмәкәрләр безгә ел буена җитәрлек төрледән-төрле ярма, печенье, конфетлар, хөрмә бирде. Корбан аенда күпләп ит биргәннәр иде. Әле һаман шушы иттән ризык пешерәбез. Бу ялларда менә макарон белән ит пешердек, аннары мохтаҗларны бәрәңге һәм сарык ите белән дә сыйладык, – ди хәйрияче.

Атна саен әлеге территориягә махсус хезмәтләр дә килә икән. Медицина хезмәткәрләре килеп, мохтаҗларны карыйлар, дарулар язып бирәләр. Аннары юристлар да килә – алар кешеләрнең торак, пенсия һәм башка шундый ише сорауларына җаваплар бирә икән. “Бер кешене дә игътибарсыз калдырмыйбыз! Торак белән дә, эшләү урыны белән дә тәэмин итәргә тырышабыз”, – дип белдерә Рөстәм Гатин.

Әле бергәләшеп бу кешеләр белән Татар дәүләт драма театрына да барырга планлаштырганын әйтте хәйрияче. Мохтаҗлар да моңа каршы килми икән.

– Ашатуда гына эш түгел бит! Бу кешеләрне яхшы, җылы итеп киендерәсе килә. Аннары китаплар укуын да теләр идем. Алар мәдәни яктан да үзләренә “ризык” алсыннар иде. Әле хәзерге вакытта Казанның республикакүләм наркологк диспансеры белән сөйләшүләр алып барабыз. Безгә берәр квота бирә алмаслар микән. Без үзебезнең кешеләрне анда алып барып, алкоголь дигән афәттән арындыра алыр идек.Алар нормальZ тормышта яшәргә тиеш! Булыша алабыз икән, моны эшләргә кирәк, – дигән теләкләрен әйтте әңгәмәдәшем Рөстәм Гатин. 

“Ә кайдан мондый чара үткәрергә уйлап чыгардыгыз соң?” дигән соравыма, хәйрияче: 

– Минем бик яхшы таныш имам-хатыйбым бар. Ул ГЭС бистәсенең кечкенә мәчете мулласы. Аның белән гел шулай игелек һәм изгелек турында сөйләшәбез. Ул минем “кыр кухнясы” өчен бөтен тиешле әйберләр булуын белә иде. Моннан тыш бу өлкәдә эшләгән күпъеллык тәҗрибәм һәм белемем бар. Нишләп әле син боларны изге эш эшләүгә тотмыйсың, дигән сорау бирде имам-хатыйп. Мин уйланып калдым һәм моны тормышка ашыру өстендә ныклап эшли башладым. Шәһәр хакимиятенә чыктым. Алар белән бергәлектә махсус мәйданчык таптык. Администрация дә каршы килмәде. Хәзер дә нинди дә булса ярдәм кирәкме, дип кенә торалар. Техникасы белән дә, физик яктан да, акчалата да ярдәм итеп торалар. Бу, әлбәттә, бик сөендерә, – ди Рөстәм Гатин. 

– Рөстәмнең бу идеясен күтәреп чыктык без дә. Монда аның янына булышырга киләбез. Ашау таратабыз, башка эшләрдә дә катнашабыз, – диләр Чаллының 27нче һәм 29нчы комплекслар ТОС җитәкчеләре Венера Наумкина белән Тәнзилә Сәхәбетдинова. 

“Изгелек җирдә ятмый”. “Игелекле эшнең иртәсе дә, кичә дә юк”. Без дә игелекле эшләр эшләп калсак иде!

Бәйле