Чаллыда торак йортта көчле шартлау…

Фотоларга карасаң, 4 һәм 5 каттагы фатирлар ишелгән.

Чаллы шәһәрендә торак йорт шартлаган. Дөресрәге, биш катлы йорттагы берничә фатир ишелеп төшкән. Фаҗига Татарстан, 25/117 адресы буенча булган. бу хакта социаль челтәрләрдә күп санлы шаһитлар хәбәр итә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә хәбәр итә: Чаллы шәһәрендә көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күргән: 2010 елда туган бала һәм 2004 нче елгв аның абыйсы. Ашыгыч ярдәм табиблары аларны карый.

Татарстан Президенты кушуы буенча, вакыйга урынына Премьер-министр Алексей Песошин китте.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66506/

Бәйле