Кайвакыт әниләр дә ялгыша икән

Мин кечкенәдән әни сүзеннән чыкмадым. Шулай тиеш дип уйладым. Мәктәптә дә, әни ата-аналар җыелышында минем белән горурланып утырсын дип, яхшы билгеләргә генә укыдым. Ул теләгән һөнәрне сайладым. Авылдагы егетләрнең кайсы гына озатса да, әнигә аларның берсе дә ошамый иде. Шуңа күрә мин аларны бүтән якын китермәдем.

Укуны тәмамлагач, эшкә яңа гына ачылган больницага җибәрделәр. Тулай торактан урын бирделәр. Больница тулай торагы каршында бүтән оешманың да тулай торагы бар. Анда күбрәк ир-егетләр яши, безнекендә – күбесенчә хатын-кызлар. Белүемчә, теге тулай торактан безне күзәтәләр, ошатсалар, сүз каталар. Мин дә бер егеткә ошаганмын икән, урамга чыгуым була, эштә булмаса, хәзер килеп җитә, мине тәрәзәдән карап тора диярсең. Аннан берәр кая чакыра, яки, сөйләшеп, урамда йөрибез.  

Сукыр эчәгем ялкынсынып больницага эләккәч тә, Рөстәм янымнан китмәде. Аннан кияүгә чыгуымны сорап, алтын чылбыр бүләк итте. Ләкин мин бит әни сүзеннән чыкмыйм. Ул ни әйтер? Авылга кайтып киттек. Әни каршы килмәде. Рөстәм акчаны бик яхшы ала, фатир алу мөмкинлеге бар икән. Дөрес, мишәрләрне усал халык диләр. Әмма Рөстәм бер дә андыйга охшамаган. Биш кыз арасында бердәнбер малай булып үскәнгәдер бәлки.  

Иремнең әтисе белән әнисе дә мине бик яраттылар. Туйда да кыйммәтле алтын йөзек, алка, муенса бүләк иттеләр.   Башта тулай торакта яшәдек. Аннан ике бүлмәле фатирлы булдык. Бер-бер артлы кызыбыз, улыбыз туды. Илдә үзгәрешләр башлангач, Рөстәм эшсез калды. Минем бишенче ел декрет ялында утырган вакытым. Кызыбызга нибары ике яшь. Берзаман акчаны ипигә-сөткә дә көчкә җиткерә башладык. Авылга кайтып, ит-бәрәңге алып киләбез. Вак-төяккә акчаны әни бирә. Бер ел шулай яшәдек. Эшкә чыгар вакытым җитеп, балалар икесе дә бакчага йөри башлагач, әни: “Җитте, аерыл! Иреңнең гомергә эшкә урнашасы юк”, – диде. “Сүземне тыңламыйсың икән, авыл юлын да, мине дә оныт!” – дип тә өстәде.   Казанга кайткач, Рөстәмгә ипләп кенә әнинең сүзләрен җиткердем. Ул акырмады-бакырмады, өстәлгә китереп тә сукмады, курткасын элде дә, өйдән чыгып китте. Берничә сәгатьтән кызмача хәлдә кайтып керде. Алты ел яшәп, аракы белән мавыкканы булмады. Сыраның исен дә яратмый иде, ә монда…  

Шулай башланды. Көн саен ук булмаса да, Рөстәм бик еш сәрхуш кыяфәтендә йөри башлады. Беркөнне эшкә киткәндә өй ачкычын алмаганмын. Кич белән кибеткә кереп, ике баланы бакчадан алып, арып-талып кайтып керсәм, ишекне ачучы юк. Әллә никадәр звонок биреп тордым. Мин бит көне буе эштә, берәр хәл булгандыр дип уйладым. Аптырагач, күршедәге ир белән ишекне ватып кердек. Рөстәм йөзтүбән яткан, ярымчишенгән, йоклый. Күрше ире: “Лыгыр исерек ул”, – диде.   Икенче көнне аерылырга гариза яздым, үз хисабыма ял алдым да, ике баланы алып, авылга кайтып киттем.   Әни безне күргәч, бик шатланды. Минем бернәрсәдә гамем юк иде, бөгәрләндем дә яттым. Шул килеш бик озак йоклаганмын, иртә белән генә уяндым.  

Әни төнлә Рөстәмнең кайтуын әйтте. Ишеккә бик каты каккан тавышка чыксалар, кияүләрен күреп, имәнеп киткәннәр. Рөстәмнең дустының машинасын алып торып, безне алырга кайтуы булган икән. Әни аны өйгә кертмәгән. Минем аерылырга гариза бирүемне әйткән һәм: “Бер киселгән ипи кире ябышмый, шуны бел”, – дигән. Төнге сәгатьләр булса да, ирем каяндыр аракы юнәткән, шуны эчеп юлга чыгып киткән. Билгеле инде, авариягә очраган. Ул вакытта әле кесә телефоннары юк. Врачлар кемгә хәбәр итәргә белмәгәннәр. Мин авылда ике атна яшәдем. Килгәч, күрше Рөстәмнең ике атна күренмәвен әйтте. Ачыклый торгач, иремнең больницада ятканын белдек. Ул бик авыр хәлдә, умыртка баганасы зарарланган иде. Әни: “Өеңә алып кайтасы булма”, – дип тәкърарлап торса да, беренче тапкыр аның сүзен тыңламадым. Балаларымның әтисен фатирыбызга алып кайттым.  

Теге вакытта әни киявен өйгә чакырып, йоклатып чыгарган булса, бу куркыныч хәлләр булмый калыр иде. Рөстәм өйдән чыга алмыйча 15 ел яшәде. Терелеп, чын кеше кебек яши алмады. Әни белән иремнең үлемнәре бик якын булды: ирем гүр иясе булып бер ай үтүгә әни дә ахирәткә күчте.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34748
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий